Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шифаханә ишекләре ачык

Соңгы елларда авылларыбызда социаль объектларны төзекләндерү гадәти күренешкә әйләнде. Бу көннәрдә капиталь ремонттан соң Вахитов дәвалау амбулаториясе сафка басты. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, Азнакай үзәк сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллин, «Азнакай» агрофирмасы» ҖЧҖ директор ярдәмчесе Равил Илдарханов, "Стәрле" ҖЧҖ директоры Варис Сәгадәтов, Җиңү бистәсе җирлеге башлыгы Ленар...

Соңгы елларда авылларыбызда социаль объектларны төзекләндерү гадәти күренешкә әйләнде. Бу көннәрдә капиталь ремонттан соң Вахитов дәвалау амбулаториясе сафка басты.
Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, Азнакай үзәк сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллин, «Азнакай» агрофирмасы» ҖЧҖ директор ярдәмчесе Равил Илдарханов, "Стәрле" ҖЧҖ директоры Варис Сәгадәтов, Җиңү бистәсе җирлеге башлыгы Ленар Мөхсинов һәм башка җитәкчеләр, табиблар, дуслары катнашты. Алар дәвалау учреждениесе хезмәткәрләренә изге теләкләрен җиткереп, бүләкләрен тапшырды. Төрле Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, бүләкләргә шулай ук бер төркем алдынгылар да ия булды.
Ерак авылларда яшәүчеләргә район үзәгенә кадәр барып йөрү мең бәла. Биредә исә стоматология, хирургия, терапия, акушерлык, физиотерапия, аптека, лаборатория кабинетлары уңышлы гына эшләп килә,
Дәваланучылар да, биредә эшләүче табиблар, медицина хезмәткәрләре дә ремонтка бик сөенде. - Якты, чиста, эшләргә уңайлы, - дип куанычын белдерде озак еллар дәвамында биредә эшләүче баш табиб Фәрит Галимов.
Район җитәкчеләре исә киләчәктә шифаханәнең түбәсен ябуда, авыруларга башка уңайлыклар тудыруда ярдәм итәчәкләрен белдерде.
Шәфкать туташларының концерт номерлары белән шифаханә ачылу чын бәйрәм төсен алды.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шифаханә ишекләре ачык