Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шакирова Дамира Нәгыймулла кызына 20 августта 60 яшь тула

Яраткан кешебез, кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Шакирова Дамира Нәгыймулла кызына 20 августта 60 яшь тула. Кадерлебез, без сине юбилеең - туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне телибез! Әтиебез Рәфис белән тормыш юлыннан бергә баруыгызга да быел 38 ел булды. Бер-берегезгә...

Яраткан кешебез, кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Шакирова Дамира Нәгыймулла кызына 20 августта 60 яшь тула. Кадерлебез, без сине юбилеең - туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне телибез! Әтиебез Рәфис белән тормыш юлыннан бергә баруыгызга да быел 38 ел булды. Бер-берегезгә кирәк булып, ныклы терәк булып, тагын озын-озак еллар яшәргә насыйп булсын. Үстергән ике улыгызның, килен-оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, тыныч, мул тормышта яшәргә язсын.
Кайчан килсәк, өеңдә нур бөрки,
Каршылыйсын якты йөз белән.
Мәшәкатьләр җиңеләеп китә,
Синең әйткән йомшак сүз белән.
Бергә-бергә озак яшик әле,
Куанышып торыйк дөньяда.
Безгә кылган барлык яхшылыгың,
Йөзе белән кайтсын сиңа да!
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Рәфис, кодаларың Айрат, Зиннур, кодагыең Гөлчәчәк, балаларың Роберт-Ләйсән, Рамил-Лилия, оныкларың Рафаэль, Ралина, Эмилия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шакирова Дамира Нәгыймулла кызына 20 августта 60 яшь тула