Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әсгать Баһауов 35 ел гомерен Азнакай янгын сагы хезмәтенә багышлаган

Үзенең 35 ел гомерен янгын сагы хезмәтенә багышлаган Әсгать Баһауовны районда белмәгән кеше сирәктер. Үзенең фидакарь хезмәте белән Азнакай янгынчылары арасында якты эз калдырган шәхесләрнең берсе ул. Әсгать Сәрвәр улының балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Ул чоргы барлык балалар кебек ул да яшьтән үк зур абыйлар гына эшләрдәй эшләрне...

Үзенең 35 ел гомерен янгын сагы хезмәтенә багышлаган Әсгать Баһауовны районда белмәгән кеше сирәктер. Үзенең фидакарь хезмәте белән Азнакай янгынчылары арасында якты эз калдырган шәхесләрнең берсе ул.

Әсгать Сәрвәр улының балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Ул чоргы барлык балалар кебек ул да яшьтән үк зур абыйлар гына эшләрдәй эшләрне башкара, әнисенә ярдәм итә. Нәни кулларын каната-каната әнисе белән көлтә бәйләгәннәрен әле дә оныта алмый Әсгать.


1956 елда ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан энергиясе ташып торган яшь егет Әлмәт шәһәрендәге янгын частена эшкә керә. Аннан Ленинград район янгын инспекторлары мәктәбен тәмамлап, Әлмәт шәһәрендәге дәүләт янгын күзәтчелеге инспекциясенә күчерелә. Ул даими рәвештә эзләнү, белемен күтәрү, карьера үсеше юлында. Свердловск янгын-техника училищесында махсус белем алганнан соң, бар гомерен янгын сагына багышлый.


1956 елдан алып 1971 елга кадәр гадәти хезмәткәрдән инспекция начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелә. 1971 елда Әсгать Баһауовны Азнакай эчке эшләр бүлегенең дәүләт янгын күзәтчелеге инспекциясе начальнигы итеп күчерәләр. Биредә ул 1986 елга кадәр җитәкчелек итә.


Тәҗрибәле белгеч, ярдәмчел һәм бер үк вакытта таләпчән була белгән Әсгать Сәрвәр улын коллективта да, район җитәкчеләре дә яраталар һәм хөрмәт итәләр. "СССР ЭЭМның иң яхшы хезмәткәре" билгесе, "Фидакарь хезмәт өчен" медаленең барлык өч дәрәҗәсе, бик күп хөкүмәт бүләкләре, Мактау грамоталарына ия булуы да аның ни дәрәҗәдә үз эшенә җаваплы каравы, фидакарьлеге хакында сөйли.


Әсгать Баһауов җитәкчелегендәге инспекция 15 ел дәвамында янгын сагы буенча төрле республикакүләм ярышларда җиңү яулап, ТАССР Министрлар Советының Кызыл Байрагы белән бүләкләнә. Азнакай районы Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекциясе янгын сагы хезмәткәрләренең тәҗрибә уртаклашу базасы булып тора. Җитәкче буларак ирекле янгын сагы хезмәтен оештыруга үзеннән зур өлеш кертә. Ул җитәкчелек иткән елларда тәүлек дәвамында дежурлык итүче янгын деполары төзелә, яңа техника алына. 1991 елда эчке эшләр хезмәте майоры лаеклы ялга чыга. Аннан соң да озак еллар дәвамында ветераннар оешмасын җитәкли. Фидакарь хезмәте өчен "Ветераннарның почет билгесе" белән бүләкләнә.


Тырыш кешенең гаиләсендә дә бар да яхшы. Тормыш иптәше Рәзинә ханым белән алар 56 ел дәвамында пар канатлар булып гомер итәләр. Бәхетле әби белән бабай оныклары, оныкчыкларына куанып, шау-гөр килеп яшиләр.


Ветеранны бүгенге көндә дә янгын күзәтчелеге бүлегендә, яшь буын арасында еш очратасың. Акыллы киңәшләре, тәкъдимнәре белән яшьләргә һәрчак ярдәм итеп тора ул.

Нурулла ГОБӘЙДУЛЛИН,

ТР буенча Россия ЭЭМның почетлы хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әсгать Баһауов 35 ел гомерен Азнакай янгын сагы хезмәтенә багышлаган