Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сезне «Маунтинбайк»ка көтәбез

Маунтинбайк - велоспортның бер төре, профессиональ спортчылар аны кросс-кантри дип йөртә. Велоспорт ярышлары махсус трассаларда, ә маунтинбайк урманда уздырыла. 1996 елда кросс-кантри спорт төре буларак Олимпия уеннарына кертелә. Ул Россияда зур үсеш ала, спортчыларыбыз хәтта халыкара ярышларда да югары нәтиҗәләр күрсәтә. Юлия Трофимова, Ирина Калентьева дөнья күләмендә танылдылар. Азнакайда үткәреләчәк...

Маунтинбайк - велоспортның бер төре, профессиональ спортчылар аны кросс-кантри дип йөртә.
Велоспорт ярышлары махсус трассаларда, ә маунтинбайк урманда уздырыла. 1996 елда кросс-кантри спорт төре буларак Олимпия уеннарына кертелә. Ул Россияда зур үсеш ала, спортчыларыбыз хәтта халыкара ярышларда да югары нәтиҗәләр күрсәтә. Юлия Трофимова, Ирина Калентьева дөнья күләмендә танылдылар.
Азнакайда үткәреләчәк ярышны Яшьләр үзәге һәм районның спорт һәм туризм эшләре буенча җитәкчелеге оештыра. Якын-тирә район спортчылары да катнашыр дип фаразлана. Шунсын да әйтергә кирәк, бу бәйгегә республика ярышы статусы бирелде.

Рәзил КАШАПОВ

***

5 агустта 9.00 сәгатьтә районның чаңгы базасында велоспорт буенча "Маунтинбайк кросс-кантри" ярышлары узачак. Монда командалар, шәхси спортчылар, кунаклар да катнаша ала. Үзең белән дәваханәдән ярышларда катнашуга рөхсәт белешмәсе, страховка кәгазе, паспорт (туу турында таныклык), дәүләт пенсия страховкалау кәгазе, шлем (каска) булу мәҗбүри.
Ярыш түбәндәге категорияләрдә үтә:
1) "Һәвәскәрләр" (16-40 яшькәчә) башлангыч спортчылар ачык категориясе;
2) "Леди" (16 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр) - кызлар өчен ачык категория;
3) "Кадетлар" (15 яшькә кадәр).
9.00 сәг. - катнашучыларны теркәү;
10.00 сәг. - барлык төркемнәр өчен гомум старт;
12.00 сәг. - бүләкләү тантанасы.
Катнашу өчен заявкалар 7-22-73 телефоны яки azmolsport@rambler.ru электрон адресы буенча кабул ителә (Яшьләр үзәге).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сезне «Маунтинбайк»ка кљтђбез