Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сезнең исемнәр – безнең йөрәктә

Нәкъ 24 ел элек, 15 февральдә, совет солдатлары Әфганстан җиреннән чыгарылды. Бу көнне шәһәрдәшләребез хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташларыбызны хөрмәтләргә «Кара лалә» һәйкәленә җыелды. Әфган, чечен сугышында катнашкан ир-егетләр батырлыгына баш ияргә килгән мәктәп укучыларын күрү - аеруча куанычлы. Илебез тарихын, Ватаныбыз өчен гомерләрен биргәннәрне алар белеп үсәргә тиеш....

Нәкъ 24 ел элек, 15 февральдә, совет солдатлары Әфганстан җиреннән чыгарылды. Бу көнне шәһәрдәшләребез хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташларыбызны хөрмәтләргә «Кара лалә» һәйкәленә җыелды. Әфган, чечен сугышында катнашкан ир-егетләр батырлыгына баш ияргә килгән мәктәп укучыларын күрү - аеруча куанычлы. Илебез тарихын, Ватаныбыз өчен гомерләрен биргәннәрне алар белеп үсәргә тиеш.

Әфган сугышында безнең илдән 500 мең солдат катнашкан. Аларның 253е - Азнакайдан. Якташларыбызның 6сы яу кырында һәлак булган. Митингта аларның батырлыгын күңелләрдә яңартып район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, хәрби комиссар Рәдиф Камалеев сөйләде. Яугир әфганчылар исеменнән хәрби хәрәкәтләр ветераннарының район оешмасы рәисе Илшат Исламов чыгыш ясап, илләргә тынычлык теләде.
Чарага сугышта һәлак булганнарның ата-аналары да чакырулы иде. Аларның барысын да уртак кайгы - бала кайгысы берләштергән. Газиз улы Айгиз Зәйнуллинны канкойгыч Чечен сугышында югалткан Әлфия Солтанова чараны оештыручыларга, улларының истәлеген хәтерләрдә яңартып митингка җыелучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Чара хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә веноклар, чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сезнећ исемнђр – безнећ йљрђктђ