Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сезгә тиеш әле бик күп назлар

Район үзәк сырхауханәсе каршындагы Бөек Ватан сугышында катнашкан медицина хезмәткәрләре истәлегенә куелган стела янында бүген тантаналы митинг узды.

Аны ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәләф улы Шәмсетдинов тантанага килгән тыл ветераннары, сугыш чоры балаларын, барлык медицина хезмәткәрләрен якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

–Илгә Җиңүне якынайтуда куйган тырыш хезмәтегез өчен чын йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез сезгә, – диде ул урындыкларга тезелеп утырган өлкәннәргә ихлас теләкләрен ирештереп. – Сугыш кырында шәһит киткән табибларыбыз, шәфкать ияләребезнең рухлары алдында баш иябез. Сезнең буын батырлыгы мәңгелек.  

 Баш табиб урынбасары Әнәс Ханморза улы Гәрәев, ветераннар советы рәисе Роза Зәки кызы Шәфигуллина да тәбрикләү сүзләрен дәвам итте.

 Илгә Җиңү яулап 35 фронтовик – медицина хезмәткәре туган якларыбызга әйләнеп кайтып, халык сәламәтлеге сагына баса. Аларга багышланган стенд та яңартылып,  сырхауханәнең иң күренекле урынында урын алды.

 Митингтан соң ветераннарны хөрмәтләү чәй табыны артында дәвам итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев