Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сер сандыгын ачтык әле

 “Маяк” газетасы редакциясенең хатын-кызлар советы бар. Шулай булмыйча ни – бездә бит 16 хезмәткәрнең 15 е – хатын-кызлар.  Шулай беркөннәрдә, советыбызның утырышында утырмага җыелып алу турында киңәштек тә, бераз бушрак булган җомга көнне чәй өстәле артына җыелдык. Әй китте шунда сер сандыкларыбыз ачылып! Ничә еллар бергә эшләп, бер-берләребезне һич тә белмибез икән ләбаса!

Нәсимәбез телеңне йотарлык итеп балан һәм кабак бәлешләре пешереп алып килгән. Миләүшәбез күз явын алырлык чигүләре белән шаккатырды. Гүзәлебез пәлтәләргә кадәр үз куллары белән тегә. Гөлнарабыз кул астында булган бөтен нәрсәгә җан өреп, сувенирлар ясый. Фәридәбез чып-чын сандык белән килде, аның эченә күз салгач, нәфис намазлык, күлмәк, мендәрләрне күреп һушлар китте. Таңсылуыбыз ниләр генә бәйләмәгән, йон кофтасына барыбыз да кызыгып куйды.  Резедаларыбыз (алар бездә икәү) камыр ашлары остасы. Минем үземә тартма җене кагылды, кая, нинди тартма күрәм, шуны алып, тышлыйсы, бизисе килеп тора...

 Ә сез ниләр белән мавыгасыз? Үз шөгыльләрегез белән уртаклашыгыз әле!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев