Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сайлаулар чиста узды

Билгеле булганча, 14 октябрь көнне икенче чакырылыш ТР Азнакай муниципаль районы муниципаль берәм-лекләре вәкаләтле органнарына депутатларны өстәмә сайлаулар узды. Бу көнгә 13 округ буенча барлыгы 36 кандидат депутатлыкка дәгва кылды. Күренгәнчә, кайбер округларда бер депутат урынына берничә, хәтта дүртәр кандидат көрәш алып барды. Сайлаулар җирлегебездә бу юлы да оешкан төстә...

Билгеле булганча, 14 октябрь көнне икенче чакырылыш ТР Азнакай муниципаль районы муниципаль берәм-лекләре вәкаләтле органнарына депутатларны өстәмә сайлаулар узды. Бу көнгә 13 округ буенча барлыгы 36 кандидат депутатлыкка дәгва кылды. Күренгәнчә, кайбер округларда бер депутат урынына берничә, хәтта дүртәр кандидат көрәш алып барды. Сайлаулар җирлегебездә бу юлы да оешкан төстә узды.Тавыш бирүләрдә азнакайлылар актив катнашып, үз гражданлык бурычларын намус белән үтәделәр. Районда сайлауларда катнашучылар 83,31%, шәһәрдә 46,99% тәшкил итте. Азнакай шәһәр Советына депутат итеп 19нчы округтан Марсель Шәйдуллин (89,99%), 5нче округтан Илфат Фәрхуллин (86,69%), 2нче округтан Альмир Латипов (81,88%) сайланды. Актүбә һәм авыл җирлекләрендә иң югары процентлы ышаныч түбәндәгеләргә күрсәтелде: Актүбә бистәсенең 8нче округында Руслан Садыйковка (81,44%), Әсәй авылының 3нче округында Зиннур Шәвәлиевкә (88,1%), Бирючевкада 4нче округта Вячеслав Едутовка (90%), Илбәктә 4нче округта Раушан Харисовка (100%), Мәсгуттә 7чне округта Ришат Әскәровка (96,49%), Микулинода 3нче округта Наталья Самусенкога (84,93%), Тымытыкта 1нче округта Илшат Әхмәтгәрәевкә (82,09%), 7нче округта Илдар Миңнегалиевкә (87,5%), Урманайда 2нче округта Айдар Закировка (67,71%), Үчәлледә 1нче округта Рәфис Хәсәновка (100%).14 октябрь сайлауларында сайлау участокларында сәяси партияләрдән, җәмәгать хәрәкәтләреннән күзәтүчеләр, массакүләм мә-гълумат чаралары вәкилләре катнашты. Һәм иң мөһиме - сайлаулар чиста, закон бозуларсыз узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сайлаулар чиста узды