Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сайлап кына алыгыз

Трихинеллез - паразитлар (түгәрәк вак суалчаннар - трихинеллалар) тарафыннан таратыла торган куркыныч авыру. Ул терлекләрдә һәм кешеләрдә дә була. Авыруны трихинеллез белән зарарланган чи яки тиешенчә пешмәгән терлек итен кулланганда йоктырырга мөмкин. Ул еш кына дуңгыз итендә була. Шулай ук кыргый хайваннардан (аю, кабан дуңгызы, бурсык) да йогарга мөмкин. Авыруның...

Трихинеллез - паразитлар (түгәрәк вак суалчаннар - трихинеллалар) тарафыннан таратыла торган куркыныч авыру. Ул терлекләрдә һәм кешеләрдә дә була. Авыруны трихинеллез белән зарарланган чи яки тиешенчә пешмәгән терлек итен кулланганда йоктырырга мөмкин. Ул еш кына дуңгыз итендә була. Шулай ук кыргый хайваннардан (аю, кабан дуңгызы, бурсык) да йогарга мөмкин.
Авыруның беренче билгеләре зарарланганнан соң, 5-40 көн үткәннән соң гына беленә. Гадәттә температура күтәрелә, тән шешенә (бигрәк тә күз кабаклары), күңел болгана, эч авырта. Алга таба мускулларда көчле авырту барлыкка килә. Еш кына тәнгә бетчәләр чыгу һәм күзгә кан төшү күзәтелә.
Профилактика чаралары:
ветеринар-санитар экспертиза узган итне генә кулланыгыз. Гамәлдәге санитар-ветеринар экспертиза узган дуңгыз, кыргый кабан һәм башка кыргый җәнлекләр мәҗбүри рәвештә тикшерү узарга тиеш;
җентекле термик эшкәртүдән, туңдыру, ыслаудан соң да трихинелл личинкалары үлмиләр;
бер генә трихинелл күренсә дә бөтен ит, эчке органнар үтилләштерелә. Аны ветеринар хезмәткәрләр башкара.
Әгәр дә сез ветеринар-санитар экспертиза узмаган ит продуктларын кулланып, югарыда күрсәтелгән симптомнар күзәтелсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез! Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклагыз!

Светлана ИБРАҺИМОВА, Азнакай район үзәк сырхауханәсе баш табиб урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сайлап кына алыгыз