Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сайлаганчы, уйларга кирәк

1 октябрьгә кадәр федераль ташламага ия һәркем икенең берсен сайларга тиеш: 2013 елга социаль хезмәтләр җыелмасын (соцпакет) калдырыргамы, әллә инде аннан баш тартып, акчасын гына алыргамы? Аларның берсен инде сайлаган һәм 2013 елга ниятен үзгәртмәгән кешеләргә Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Ә нияте үзгәргән федераль ташламага ия булучылар 1 октябрьгә...

1 октябрьгә кадәр федераль ташламага ия һәркем икенең берсен сайларга тиеш: 2013 елга социаль хезмәтләр җыелмасын (соцпакет) калдырыргамы, әллә инде аннан баш тартып, акчасын гына алыргамы?
Аларның берсен инде сайлаган һәм 2013 елга ниятен үзгәртмәгән кешеләргә Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Ә нияте үзгәргән федераль ташламага ия булучылар 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондының район идарәсенә килеп, яңа гариза язарга тиеш.
Социаль хезмәтләр җыелмасы ел саен индексацияләнә. 2012 елның 1 апреленнән ул 795 сум 88 тиен тәшкил итә. Шуның даруларга дигән өлеше - 613 сум, санатор-курорт дәвалануына - 94 сум 83 тиен, транспортта йөрүгә - 88 сум 05 тиен. Шунсына игътибар итәргә кирәк, табиб рецептындагы дарулар, шул исәптән кыйммәтлеләре, гражданнарга бирелүче социаль хезмәтләр җыелмасына каралган сумма күләменнән артып та китәргә мөмкин.
Социаль хезмәтләр җыелмасы рәвешендәге дәүләт ярдәменә хокукы булган гражданнар бу җыелмадан баш тартып, аның урынына акчалата компенсация алырга хокуклы. Ул чагында инде бушлай даруларга исәп тотасы юк.
Дәүләт мохтаҗларга социаль ярдәм, шул исәптән ташламалы дарулар белән тәэмин итүне гарантияли. Сүз дә юк, бу ярдәмнән файдаланганда үзеңә отышлы якны сайларга кирәк.
Кеше үзен әйбәт хис иткәндә хроник авырулар алай үзен бик сиздерми һәм натураль ташламаны акчага алыштыруга җиңел карыйсың. Ә менә кисәк хәлең начараеп, авыруың баш калкыта икән, ул чакта инде даруы да күп кирәк була башлый, җитмәсә, берсеннән-берсе кыйммәт тә, шунда инде гаилә бюджетына кырынлык килә, ташламалардан баш тартуыңа үкенү туа.
Әгәр сез шундый ялгышлык эшләп, ташламалы дарудан баш тарткансыз һәм моның өчен үкенәсез икән, белеп торыгыз, социаль хезмәтләр күрсәтүгә хокукыгызны Пенсия фондына гариза язып, яңадан кайтара аласыз. Моның өчен 1 октябрьдән дә соңга калмый Пенсия фонды идарәсенә 2013 елдан түләүсез дару алуга социаль ярдәм күрсәтүне яңарту турында гариза бирүегез кирәк. Ә инде 1 октябрьдән соңга калсагыз, ел дәвамында мондый ташламадан мәхрүм булачаксыз. (РФ закончалыгында ташламаны ел дәвамында яңарту мөмкинлеге каралмаган).
Исегездә тотыгыз: сезнең ташламалы дарулармы яки алар урынына акча алунымы сайлау үзегез өчен генә түгел, якыннарыгыз иминлеге өчен дә мөһим мәсьәлә, чөнки ул гаилә бюджетына суга. Шуңа да алар белән, ә иң беренче чиратта дәвалаучы табибыгыз белән киңәшләшү кирәк.
2012 елда даруларны бушлай алу хокукыннан файдаланганнарга Пенсия фондына гариза бирү кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сайлаганчы, уйларга кирђк