Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сарлыда тырыш халык яши

Авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары тәмамланып килә. Сарлыда узган очрашу халыкның активлыгы белән аерылып торды. Башта авыл җирлеге башлыгы Марат Шәрипов узган елда эшләнгәннәргә хисап тотты. Сарлы авыл җирлегенә Сарлы, Сөендек, Бүләк авыллары керә. Авыл җирлеге биләмәсендә 3 фельдшер-акушерлык пункты, урта белем бирү мәктәбе, ике балалар бакчасы, почта бүлеге, райпоныкы һәм...

Авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары тәмамланып килә. Сарлыда узган очрашу халыкның активлыгы белән аерылып торды.
Башта авыл җирлеге башлыгы Марат Шәрипов узган елда эшләнгәннәргә хисап тотты. Сарлы авыл җирлегенә Сарлы, Сөендек, Бүләк авыллары керә. Авыл җирлеге биләмәсендә 3 фельдшер-акушерлык пункты, урта белем бирү мәктәбе, ике балалар бакчасы, почта бүлеге, райпоныкы һәм шәхси кибетләр, өч мәдәният учреждениесе бар. Авылларда мәчетләр эшли. Хисап елында авыл медпунктларында ремонт эшләре башкарылган. Мәктәпнең түбәсе ябылган. Бүләк авылында "Бәләкәч" балалар бакчасы ачылу - бүләклеләр өчен аеруча зур шатлык була. Бу эшләрнең нигезендә район хакимиятенең дә ныклы ярдәме ята. Агымдагы елда Сарлы җирлегендә тагын да зуррак эшләр көтелә. Мәсәлән, мәктәптә заманча капиталь ремонт эшләрен башкарып чыгасы бар. Агымдагы елда Сарлы авылында яңа күпфункцияле үзәк (бу 100 урынлы мәдәният сарае дигән сүз) төзү республика программасына кертелгән. Сөендек һәм Бүләк клубларына да капиталь ремонт кирәк. "Барысын да берьюлы башкарып булмас, өлешләп-өлешләп булса да эшләргә, булганны сакларга кирәк", - диде авыл башлыгы.
Сарлы җирлегендә тырыш, уңган халык яши. Алар районда иң күп мал асраучылар буларак та аерылып тора. 398 хуҗалыгы булган Сарлы җирлегендә мөгезле эре терлекләрнең саны 506 га җиткән. Шуларның 227 се савым сыерлар. Үз җитештергән продукцияңне сату финанс хәлен яхшыртуда зур терәк булып тора. Биредә халыктан сөт җыйнау да яхшы оештырылган. Шәхси эшмәкәрләр исәп-хисапны үзвакытында ясыйлар. Узган ел хуҗалыклардан барлыгы 5454 центнер сөт җыелып, 4 млн. 942 мең сум акча түләнгән.
Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү предприятиеләре булган җирлекләр бәрәкәттә яши. Бердән, кешеләргә эш урыны булса, икенчедән пай җирләре өчен бөртеге, печәне, саламы бирелеп бара һәм әлбәттә, алар халыкның социаль-көнкүреш проблемаларын чишүдә дә зур ярдәм күрсәтәләр. Биредә "Азнакай агрофирма" ҖЧҖнең 4 нче бүлекчәсе, "Корбанов" һәм тагын 4 крестьян-фермерлык хуҗалыклары уңышлы гына эшләп килә. Җыелыш барышында халык тарафыннан аларга, бигрәк тә "Азнакай агрофирма"сы ҖЧҖ адресына рәхмәт сүзләре күп булды.
Үзебез яши торган төбәкнең чисталыгын, матурлыгын саклау, -төп бурычларының берсе, - диде Марат Рәис улы. - Авылның төзеклеге күзгә күренеп үзгәрә, урамнар ямьләнә, төзекләнә.
Сарлы җирлеге элек-электән районда иң матур, иң төзек ләрдән саналган. Йортларының тирә-юнен гөлбакчага әйләндергән шәхси хуҗалыклар бик күп биредә. Мәктәп коллективы да авылны яшелләндерүдә зур көч куя. Элек-электән яшеллеге белән дан тоткан Сөендек авылы үзе генә ни тора. Ләкин шулай да арада чисталыкка ваемсыз караучылар, чүп-чарларын тиешсез урынга түгүчеләр бар икән.
Хисап җыелышында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты һәм җыелышка йомгак ясады, районның еллык социаль-икътисади халәте белән таныштырды. Әлеге уңышларда җирлектә гектарыннан 40ар центнер иген алучы сарлыларның да тырыш хезмәте ятуын билгеләп үтте һәм хуҗалык, авыл язмышы өчен җан атып яшәүче авыл халкына зур рәхмәтен белдерде, фидакарьләргә бүләкләр тапшырды.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сарлыда тырыш халык яши