Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Санаторийга юллама хуҗасын тапты - ФОТО һәм ВИДЕО

Күңелле мизгелләр моның белән генә чикләнмәде.

Ниһаять, “Маяк” газетасы укучыларының түземсезлек белән көтеп алган көне җитте – 2019 елның беренче алты аена газетабызга барлык язылучылар арасында 1 октябрьдә Яшьләр үзәгендә “Азнакай” санаториена 
юллама уйнатылды. 

Һәр язылу чорында әбүнәчеләребез өчен шундый күңелле бәйрәм һәм бүләкләр ясау редакциябездә күркәм традициягә әверелде. Бу юлы да залга шактый халык җыелды. Баш мөхәрриребез Фәрхәт Шәйхулов бәйрәм белән котлап, рәхмәтләрен һәм изге теләкләрен җиткерде. Чараны алып баручы Илнур Нәгыймов һәм Фирүзә Садыйкова “Маяк”ның тарихы белән таныштырдылар. Яшь биюче Ләйлә Ибраһимованың чыгышы ямь өстенә ямь булды. Әбүнәчеләребез дә төшеп калганнардан түгел, дәртле көйгә кушылып, дәррәү биергә чыктылар. 
Әлбәттә, иң дулкынландырганы – төп призны уйнату булды. “Азнакай” санаторие юлламасын шәһәребезнең Заречная урамында яшәүче Җәлиловлар гаиләсе отты. Әлеге учреждение җитәкчесе Рөстәм Дәүләтшинның беренче генә бүләге түгел бу. 
Приз ияләре чарага килә алмау сәбәпле, без аларның өйләренә бардык. 


– Гомергә бер нәрсә отканыбыз юк иде, – дип шаккатып каршы алдылар Зөбәрҗәт апа белән Закуан абый. Шатлыктан хәтта күзләренә яшьләр эленде. 


20 октябрьдә аларның бергә гомер итүләренә 45 ел тула икән. Зөбәрҗәт апа 40 ел итек баскан, Закуан абыйның да шоферлык стажы шулкадәр. 


– Ноктасына кадәр укыйбыз “Маяк”ның. Газета уку җан рәхәте бирә. Матбугатка бик күп язылабыз. Кроссвордлар чишәргә яратам, – ди Зөбәрҗат апа. 


Алар заманнан артта калмыйлар, компьютер курсларына йөреп, Интернет белән эш итәргә өйрәнгәннәр. Әмма газетаны кулга тотып укуга җитми диләр. 

 

Рөстәм Дәүләтшин, “Азнакай” санаторие баш табибы:  

– Әтием Ибраһим Дәүләтшин сигез елдан артык “Маяк” газетасы мөхәррире булып эшләде. Хәтерлим, Азнакайга килгәч, без фатир биргәнче бер айлап ул чакта баракта урнашкан редакция бинасында яшәдек. Минем бик күп якты балачак истәлекләрем “Маяк” белән бәйле һәм ул миңа бик якын. Аның укучыларына да хөрмәтем зур, шуңа күрә ел да аларга бүләк ясыйсым килә. Алга таба да үзара хезмәттәшлегебез дәвам итәр дип ышанам. 
 

*** 
Күңелле мизгелләр моның белән генә чикләнмәде. Чарага килгән әбүнәчеләребез арасында да махсус призлар уйнатылды. Токмач, чәй, карбызлар, он, кинотеатрга билетлар үз хуҗаларын тапты. 


Миңненур Сәетгәрәева: 
– Теркәлгәндә карбызга кызыккан идем. Әле кызларга да: “Минем карбыз ул”, – дидем. Өметем акланды. Бик матур, күңелле бәйрәм булды. 

Халидә Искәндәрова: 
– Призлар уйнатканда он отарга теләп утырган идем, онлы булдым. Үземне белә-белгәннән бирле “Маяк” газетасын укыйм. Без аңа бүләк өчен язылмыйбыз, район хәлләреннән хәбәрдар булып торасыбыз килә. Ә бүләк өчен рәхмәт, күңел шулай юктан да була. 


Гадәттәгечә, бу көнне почтальоннар Әлфия Галиева һәм Айгөл Кобычкина газетабызга язылу да оештырдылар. 
“Маяк” газетасына язылучылар өчен бүләкләребез әле моның белән генә чикләнми. Алга таба да шундый бәйрәмнәр көтә. 
Район газетасына язылыгыз, укыгыз, отыгыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев