Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Салкын акыл, кайнар йөрәк, чиста куллар...

​​​​​​​Ноябрьнең беренче көнендә Суд приставлары Көне билгеләп үтелә. Илебезнең яңа тарихында менә 22 нче ел инде алар закон үтәлешен тиешле югарылыкта башкарып киләләр.

Татарстанда суд приставларының Азнакай бүлеге 1998 елда оешты. Аның беренче җитәкчесе Зөлфәр Рәшитов булды. Ул чакта штат берәмлеге 6 гына булса, 2009 елда 23 кә кадәр җиткерелде. Оптимальләштерүгә бәйле рәвештә, хәзер инде бу сан 17 гә калдырылды.

Быелның март аеннан бүлектә яңа җитәкче – 1 класслы юстиция советнигы Рудольф Хәбибуллин. Азнакайга килгәнче ул Чаллы һәм Түбән Кама бүлекләрендә эшләде. Әлегә кадәр булган җитәкче Максим Малышев районда үз эзен калдырды. Яшь, энергияле, дипломатлык хас, үз эшен яхшы белгән Максим Леонидович шушы 3 елдан артык вакыт эчендә бүлекне алгы позицияләргә чыгарып, коллективта гына түгел, районкүләм абруй казанды. Хәзер ул прокуратура хезмәткәре, аңа уңышлар телибез.

Хокук сагындагыларның электән үк килгән шигарәсе ВЧК рәисе Ф.Э.Дзержинскийның шушы әйтемендә яңгырый: “Салкын акыл, кайнар йөрәк, чиста куллар...” Ә инде төп бурыч Россия ипмериясенең юстиция министры Гавриил Державин сүзләрендә чагылган: “Суд приставларының бурычы – закон сагында тору, көчлеләр алдында бирешмәскә!”

Бүлектә һәр хезмәткәр үз бурычын намус белән башкара. Әйтик, суд приставы башкаручысы Чулпан Хәйруллина салым органнары карарларын башкару буенча нәтиҗәле эшләп, төрле дәрәҗә бюджетка 30 миллионнан артык сумда акча керүдә үз өлешен кертте. Ул мәҗбүри чараларны – әҗәтлеләрнең мөлкәтенә арест салудан алып, чит илгә чыгуны тыюга кадәр – барысын да йогынтысы булырлык итеп куллана.

Суд приставлары эшендә иң авыр башкарыла торганнардан берсе – алиментларны юллап алу. Бер үк вакытта ул иң мөһим юнәлешләрнең берсе дә булып тора. Балаларына алимет түләүдән баш тарткан сансыз әти-әниләр белән “көрәштә” Светлана Дәүләтгәрәева, Гөлназ Шәйхулова кебек фидакарьләребез зур тырышлык куя. Аларга тагын бер кат үҗәтлек һәм сабырлык телибез.

Элеккеге хәрби офицер Бәйрәм Черкезовның судлар эшчәнлегендә билгеләнгән тәртип сагын тәэмин итү сагында уяу торуын да әйтергә кирәк.

Гомумән, коллективка үз эшләрен яхшы белгән професиональләр генә җыелган.

Суд приставларының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев