Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сабый гомере өчен һәркем җаваплы

Агымдагы елның 9 ае эчендә, республикада балалар катнашында 470 юл-транспорт Һәлакәте булды, аларда 17 баланың гомере өзелде, 485е төрле дәрәҗәдә яралар алды. Районда ике баланың гомере шушы рәвешле кыелды. Балалар катнашында юл-транслорт һәлакәтләрен кисәтү, булдырмау максатында 20 август-20 сентябрь көннәрендә районда «Игътибар: балалар!» Бөтенроссия профилактик чарасының икенче этабы үтте. Шул...

Агымдагы елның 9 ае эчендә, республикада балалар катнашында 470 юл-транспорт Һәлакәте булды, аларда 17 баланың гомере өзелде, 485е төрле дәрәҗәдә яралар алды. Районда ике баланың гомере шушы рәвешле кыелды.
Балалар катнашында юл-транслорт һәлакәтләрен кисәтү, булдырмау максатында 20 август-20 сентябрь көннәрендә районда «Игътибар: балалар!» Бөтенроссия профилактик чарасының икенче этабы үтте.
Шул максаттан барлык мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында юлларда имин булуны ассызыклаган дәреспәр, сыйныф сәгатьләре, ЮХИДИ инспекторлары белән очрашулар оештырылды.
Чара барышында ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Илдар Исхаков һәм "БДД программаларын финанслау буенча дирекция" филиалы начальнигы Альмира Сәгъдәтуппина төрле рейдлар үткәрде. "Игътибар: балалар!» чарасы кысасында шәһәрдә, мәгариф учреждениеләре белән берлектә, «Хәвефсез «зебра», "Беренче сыйныф укучысына мәктәпкә хәвефсез барырга ярдәм ит!", "Балаларга - махсус җайланма", "Велоэстафета" һәм башка социаль акцияләр уздырылды.
Дәүләт автоинспекциясе әлеге операция барышында шулай ук мәктәпкәчә һәм гомумбелем бирү учреждениеләре янында юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешенә, җиңел машинада пассажир булып барган балаларны махсус утыргычка утырту җайланмалары булу-булмауны ачыклауга, булмаса, җәзасын бирүгә юнәлтелгән контрольне тагын да арттырды.
Бу юлы балаларны транспортка утыртып бару шартларын тикшерү аеруча масштаблы булды. Шуңа күрә РФ Эчке Эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сирин Райманов һәр өлкән кешедән баланы машинага утыртканда, иң беренче эш итеп, аны махсус җайланма белән утырту кирәклегенә басым ясый.
-Мондый креслоларга акча кызгану яки аны сатып алып та, машинада болай гына йөртү - сабый гомеренә, аның сәламәтлегенә игътибарсыз булу дигән сүз. Балаларның куркынычсызлыгы өчен без - өлкәннәр җаваплы икәнне онытмыйк, - ди ул. Агымдагы елда гына да машина йөртүчеләр тарафыннан кагыйдә бозу очракларының 700дән артыгы балаларны махсус җайланмасыз утыртып йөрү белән бәйле.
-Яңа уку елында юлларда игътибарлылыкны бермә-бер арттыру таләп ителә. Өлкәннәр балаларны да үзләренең үрнәгендә юлда дөрес тотарга өйрәтсеннәр иде, - ди Илдар Исхаков. - Иң мөһиме, хөрмәтле өлкәннәр, үзегез дә урамда һәм юлда булганда юл кагыйдәләренә битараф булмагыз, балаларга үзегез үрнәк күрсәтегез!
Соңгы сүз итеп шуны әйтәсе килә: руль артына утыручылар кечкенә җәяүлеләргә, пассажир балаларга карата игътибарлылыкны тагын да арттырсыннар иде. Тиешле тизлекне саклау, иминлек каешын эләктерү, автомобильләрне махсус балалар утыргычы белән җиһазландыру иң элек үзебез һәм якын кешеләребезнең иминлеге өчен кирәк.
Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабый гомере өчен һәркем җаваплы