Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сабыең турында онытма!

Тормыш дигәнең гел без уйлаганча гына бармый.

Гаиләдә савыт-саба да шалтырамый тормый шул. Кайбер очракларда үзара туган бәхәс аерылышуга кадәр алып барып җитә. Менә шул вакытта кайбер ата белән ананы алыштырып куялар диярсең: алар балалары турында кайгырту хакында гел оныталар. Әйтерсең, бала аныкы түгел. Шуннан алимент буенча тау кадәр бурычлар җыела, эш судка барып җитә.

Шундый түләмәүчеләр белән көрәшү максатыннан, 14-16 октябрь көннәрендә Азнакай суд приставлары хезмәте вәкилләре «Балаңны онытма – алиментыңны түлә» акциясе үткәрде.

Рейд барышында акча түләүдән качып йөрүчеләрнең берничәсе чит илгә чыгу хокукыннан да мәхрүм ителгән. Әҗәтлеләр арасында транспорт йөртү хокуклары чикләнгәннәр дә бар.

– Алиментлар түләтү мәсьәләсе районыбызда һәрвакыт җитди контрольдә. Бу юнәлештә даими эш алып барабыз. Алга таба мондый рейдлар тагын уздырылачак,– диде суд приставлары федераль хезмәтенең Азнакай районы бүлеге җитәкчесе Рудольф Хәбибуллин.

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев