Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Зәкуан вафат

Бүген, озакка сузылган каты авырудан соң, шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Газизҗан улы Зәкуанов вафат булды.

Аңа 2017 елның 25 маенда 60 яшь тулган иде... 

Мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Хушлашу вакытын, урынын соңрак хәбәр итәрбез, дип яза Татарстан Язучылар берлеге. 

Рөстәм Зәкуан 1957 елның 25 маенда Татарстанның Азнакай районы Үчәлле авылында туа. Рөстәм туган авылы Үчәлледә сигезьеллык, аннан соң Тымытык авылында урта мәктәпне тәмамлый. Шул елларда ук аның беренче мәкаләләре, хезмәт кешеләре турындагы язмалары «Яшь ленинчы»да (хәзерге «Сабантуй») һәм район газетасы «Маяк»та басыла башлый.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Рөстәм туган авылында бер ел шофер булып эшли. 1975-1980 елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә белем ала, җәйләрен район газетасында хәбәрче булып эшли. Республиканың «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), «Татарстан яшьләре» һәм район газетасында аның дистәләгән очерк, зарисовкалары дөнья күрә, үзен ул журналист итеп таныта. Университетта актив җәмәгать эше алып бара, язучылар һәм шагыйрьләр белән аралаша, татар халык хорының актив җырчысы, татар драма түгәрәге әзерләгән спектакльләрдә баш рольләрне башкара. Әмма аның киләчәк тормышы башка эздән кереп китә. Республика, район газеталарына эшкә чакыруларына да карамастан, ул 1980 елда туган авылы Үчәллегә хуҗалык рәисе урынбасары булып эшкә кайта. Озак та тормый, авылның партия оешмасын җитәкли. Ә инде 1985 елда аны районның иң артта калган «Янтарь» совхозына директор итеп билгелиләр.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте өчен 1998 елда Рөстәм Зәкуанга «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән исем бирелә.

Р.Зәкуан – 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Фото: rustamzakuan.ru

Чыганагы http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев