Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Зәкуан белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле булды

Рөстәм Зәкуанов озакка сузылган каты авырудан соң бүген вафат булды.

(2 декабрь, «Татар-информ»). Шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Газизҗан улы Зәкуанов иртәгә Биектау районының Мүлмә авылында җирләнәчәк. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә.

Рөстәм Зәкуанов озакка сузылган каты авырудан соң бүген вафат булды.

Хушлашу иртәгә - 3 декабрьдә 7 сәгать 30 минутта Казан шәһәре, Н.Ершов урамы 62 Гйорты янында була.

Биектау районының Мүлмә авылы - Рөстәм Зәкуановның хәләл җефете Фәния Зәкуанова туган авыл. Зәкуановлар 40 елга якын бергә гомер иткәннәр.

Рөстәм Газизҗан улы Зәкуанов 1957 елның 25 маенда Татарстанның Азнакай районы Үчәлле авылында туган. 2018 елда мәдәни мирасны саклауга керткән өлеше өчен Тукай премиясенә лаек булды. 
 

Фото: gossov.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев