Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов гражданнарны кабул итү эшен гадәти режимда дәвам итәргә кушты

Республикада 15 апрельгә кадәр коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов министрлык һәм ведомство, муниципаль берәмлек вәкилләренә гражданнарны кабул итү эшен гадәти режимда дәвам итәргә кушты.

«Безнең республикада яшәүче гражданинның дәүләт хакимияте органына мөрәҗәгать итә алмавына бәйле хәл булырга тиеш түгел», - диде Президент традицион шимбә киңәшмәсендә.

«Махсус санитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә эшнең сүлпәнәюенә юл куярга ярамый», - дип искәртте республика Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук урындагы җитәкчеләрнең үзләренә, кибет һәм даруханәләргә барып, тиешле продукция булу-булмавын һәм аның бәясен контрольдә тотарга кушты.

Республикада 15 апрельгә кадәр коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Ул массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар үткәрүне вакытлыча тыюны күздә тота.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев