Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов 100 яшьлек фронтовик Фәррах Хәйретдиновны бүләкләде

​​​​​​​Бүген Рөстәм Миңнеханов 100 яшьлек фронтовик һәм янгын сагы ветераны Фәррах Хәйретдиновны ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Чара барышында Президент ветеран белән аралашты. Сөйләшү вакытында Фәррах Хәйретдинов 28 декабрьдә үзенә 101 яшь тулачагы хакында сөйләде.  Эш графигы тыгыз булу сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов бәйрәмдә катнаша алмавын әйтте, әмма ветеранга үзенең котлау сүзләрен җиткерергә вәгъдә итте.

Фәррах Хәйретдинов – Бөек Ватан сугышы һәм янгын сагы ветераны. Сугышчан юлын ул Халкинголда башлый һәм Берлинга кадәр барып җитә, аннары янә көнчыгышка әйләнеп кайта.

1946 елда ул майор дәрәҗәсендә Казанга демобилизацияләнә. Хезмәт юлын  1947 елда Синтетик каучук заводында аппаратчы булып башлый.  1951 елда әлеге завод каршындагы 13 нче янгын частена бүлек командиры булып күчә һәм лаеклы ялга туктаганчы шунда лаеклы хезмәт куя, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы

Фото: Динара Прокопьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев