Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов: «Азнакай күп кенә юнәлешләрдә республикада үрнәк булырлык»

28 августта Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов Азнакай муниципаль районына эшлекле сәфәр ясады. Ул урып-җыюның барышы һәм җирлегебездә республика Президент программаларының тормышка ашырылуы белән танышты. Аны Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Яшьләр һәм спорт эшләре буенча министр Владимир Леонов һәм Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айдар Каюмов, Азнакай муниципаль...

28 августта Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов Азнакай муниципаль районына эшлекле сәфәр ясады. Ул урып-җыюның барышы һәм җирлегебездә республика Президент программаларының тормышка ашырылуы белән танышты.

Аны Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Яшьләр һәм спорт эшләре буенча министр Владимир Леонов һәм Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айдар Каюмов, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин озата йөрделәр.

Рөстәм Миңнеханов "Азнакай" агрофирмасының Сәпәй бүлекчәсендә булып, механизаторлар, авыл хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Билгеле булганча, Азнакай соңгы ике елда республика күләмендә иң күп уңыш алган районнарның берсе. Табигатьнең җәй башында корылык, уракка төшкәч туктаусыз яңгырлар белән сынавына карамастан, игенчеләребез быел да ашлыкны вакытында югалтуларсыз җыеп алуга ирештеләр. Әлеге очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов районыбыз авыл хезмәтчәннәре эшенә югары бәя бирде. Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та аның сүзләрен куәтләп, Азнакайның быел да беренчелекне алырга тулы мөмкинлеге бар дигән фикер белдерде.

Татарстанда халыкның тормыш хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән 30 уникаль республика Президент программасы эшли. Бу көнне шәһәребез үзәгендә Республика Лидеры катнашында әлеге программа нигезендә сафка баскан заманча универсаль спорт комплексы ачылды. "Чатыр-Тау арена" комплексының нигез ташы узган елның октябрь аенда салынган иде. Төзелеш 185,9 миллион сумга төшкән. Аның 92,6 млн сумы - республика бюджетыннан, калганы - "Татнефть" җәмгыятеннән. 2957 кв.м мәйдан алып торган бинада баскетбол, волейбол, мини-футбол, көрәш, бокс белән шөгыльләнү, тренажер заллары, 284 тамашачыга исәпләнгән трибуна бар.

Рөстәм Миңнеханов районда соңгы елларда уңай үзгәрешләр күренүен, күп кенә юнәлешләрдә аның республикада үрнәк булырлыгы хакында әйтте.

- Районыбызда республикакүләм һәм төбәкара ярышлар еш уза. Азнакайлылар спорт белән дус, елдан-ел аңа тартылучылар саны арта. Мондый спорт комплексы бик кирәк иде, - дип җиңел атлетика, армрестлинг, өстәл теннисы буенча физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында республика чемпионы Олеся Халикова азнакайлылар исеменнән республика һәм «Татнефть» җәмгыяте җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

Татарстанның һәр шәһәрендә, районында халык спорт белән шөгыльләнә алсын өчен әнә шулай шартлар тудырыла. Ел азагына республика бюджеты хисабыннан 10 эре спорт объекты калкачак.

Рөстәм Миңнеханов Яңа Юл бистәсендә 50 урынлык "Әллүки" балалар бакчасын да ачты. Биредә 1 яшьтән 3 яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 7 яшькә кадәр ике төркем булачак. Заман таләпләренә яраклаштырылган музыка-спорт залы, методик, медицина, кер юу, азык әзерләү бүлмәләре, урам якта 2 уен мәйданчыгы булган бу бакчаны бистә халкы көтеп алды.

- Яңа Юл көннән-көн үсә, халкы 3 меңгә якын. Биредә күп балалы гаиләләр өчен генә дә 500 җир участогы бирелде һәм аларда төзелеш кайный. Бүген районда ике истәлекле вакыйга булды: республика программалары буенча спорт комплексы һәм балалар бакчасы ачылды. Бик зур рәхмәт шундый бүләкләр өчен. Матур итеп балаларны тәрбияләргә язсын. Балаларыбыз тагын да күбрәк туар дип ышанабыз, чөнки алар - безнең киләчәгебез, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Рөстәм Миңнеханов биредәге чыгышында бүгенге сәфәргә йомгак ясап, районда республика Президент программаларының уңышлы тормышка ашырылуын билгеләп үтте.

- Балалар бакчасы ул кайда гына яшәсәң дә кирәк. Һәрберебез сабые нинди балалар бакчасына барачак, нинди белем һәм тәрбия алачак дип кызыксына. Быел республикада 10 мең урыннан артык 75 яңа балалар бакчасы төзелә, күбесе сафка басты инде. Республика тарихында беркайчан бу кадәр төзегән юк иде. Татарстанда бик күп балалар бакчалары, мәктәпләр, вузлар буенча программалар бара. Мондый программалар киләчәктә дә кабул ителәчәк һәм тормышка ашырылачак, - дип ул азнакайлыларның шатлыкларын уртаклашты.

Бакча мөдире Асия Мостафина белдерүенчә, микрорайон буенча балалар бакчасына чиратта 31 кеше торган.

- Хәзер бу мәсьәлә уңай хәл ителде. Бакчабыз искиткеч матур, зәвык белән эшләнгән, балалар өчен барлык уңайлыклар бар. Алга таба сәнгати-эстетик һәм спорт-сәламәтләндерү юнәлешләре буенча өстәмә белем бирүне дә күздә тотабыз, - ди.

Әлбәттә, балалар бакчасы өчен иң нык куанучылар - сабыйлар һәм аларның ата-аналары.

-Олысы быел 9 нчы мәктәпкә беренче сыйныфка бара. Бик җайлы, автобус ишек төбеннән диярлек алып китәчәк, кайтарып куячак. Икенче балабызны "Әллүки"гә бирдек. Төпчегебезгә әле 2 генә ай, анысын да шушы яңа балалар бакчасына яздырдык. Ике урам аша гына торабыз, бакча якын булгач, бик рәхәт. Ил-көннәр тыныч булсын, халык өчен шундый файдалы программалар эшләп торсын, - ди Луиза Сираева.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Миңнеханов: «Азнакай күп кенә юнәлешләрдә республикада үрнәк булырлык»