Россиядә икмәк 10 процентка кыйммәтләнергә мөмкин
Эре азык-төлек ритейлерларының күбесе товар җибәрүчеләрдән сатып алу бәяләре арту турында кисәтү алган Быел Россиядә, бөртеклеләрнең иң югары уңышы җыеп алынуга карамастан, якын арада икмәк бәясе 10 процентка артырга мөмкин, дип яза "Коммерсантъ". Басмага мәгълүм булганча, эре азык-төлек ритейлерларының күбесе товар җибәрүчеләрдән сатып алу бәяләре арту турында кисәтү алган. Эшкәртүчеләр...
Эре азык-төлек ритейлерларының күбесе товар җибәрүчеләрдән сатып алу бәяләре арту турында кисәтү алган
Быел Россиядә, бөртеклеләрнең иң югары уңышы җыеп алынуга карамастан, якын арада икмәк бәясе 10 процентка артырга мөмкин, дип яза "Коммерсантъ".
Басмага мәгълүм булганча, эре азык-төлек ритейлерларының күбесе товар җибәрүчеләрдән сатып алу бәяләре арту турында кисәтү алган. Эшкәртүчеләр кыйммәтләнүне ашлык, он, шикәр комы, чит ил чималы, төрү материаллары һәм транспорт чыгымнары артуга бәйләп аңлата. Долларга бәйле бодай бәясе алга таба да, бәясен югалтучы рубль артыннан күтәрелә генә барачак, дип кисәтә экспертлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев