Россиядә беренче бала өчен дә ана капиталы бирергә җыеналар
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә беренче бала өчен дә ана капиталы бирергә җыеналар

Россия хөкүмәте беренче бала туганда ана капиталын бирү мөмкинлеген карый.

Бу хакта Россия Федерациясе вице-премьеры Татьяна Голиковага сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

– Мөгаен, гаиләләрдә балалар тусын өчен безгә өстәмә кызыксындыру чараларын булдырырга кирәктер. Шул исәптән ана капиталын беренче бала өчен бирү мөмкинлеген дә. Мондый вариантлар карала, әмма бу әлегә фикерләр генә, – диде Татьяна Голикова.

Сүз уңаеннан, Ана капиталы программасы илебездә 2007 елдан гамәлдә. Ул гаиләдә икенче яки аннан соңгы балалар туу өчен бирелә. Әлегә аның күләме – 453 мең сум.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев