ҖӘМГЫЯТЬ

Россия мәктәпләрендә психология дәресләре кертеләчәк

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин мәктәпләрдә рухи-әхлакый культура гомуми курсларын кертү ихтыяҗы турында белдергән иде. (Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Россия мәктәпләрендә Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре (ОБЖ) кысаларында психология дәресләре кертеләчәк, дип белдергән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы баш психиатры Зураб Кекелидзе. Бу хакта «Интерфакс» яза. Кекелидзе билгеләп үткәнчә, психология 3-11 сыйныфларда укытылачак,...

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин мәктәпләрдә рухи-әхлакый культура гомуми курсларын кертү ихтыяҗы турында белдергән иде.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Россия мәктәпләрендә Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре (ОБЖ) кысаларында психология дәресләре кертеләчәк, дип белдергән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы баш психиатры Зураб Кекелидзе. Бу хакта «Интерфакс» яза.

Кекелидзе билгеләп үткәнчә, психология 3-11 сыйныфларда укытылачак, ә укытучылар балалар һәм яшүсмерләр психологиясе нигезләре буенча курслар узачак.

"Балаларга кеше психологиясен, яшүсмер чорын, беренче мәхәббәт гел яхшы тәмамлана алмавын, 13-14 яшьтә бала табарга ярамавын белергә кирәк. Бу әйберләрне белү зарур, әмма, кызганычка каршы, күпләр аны белми", - дигән ул.

Аның сүзләренчә, мәктәпләрдә укучыларның 40 проценты арасында мәктәп дезадаптациясе, 70 процентында психик тайпылыш теркәлгән.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин мәктәпләрдә рухи-әхлакый культура гомуми курсларын кертү ихтыяҗы турында белдергән иде.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Россия мәктәпләрендә психология дәресләре кертеләчәк

Нет комментариев