Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия күләмендә танылу

Узнан дүшәмбедә Әлмәтнең "Нефтьче" Мәдәният сараенда "Татнефть"ААҖ профсоюз оешмасының отчет - сайлау җыелышы булып узды. Менә шушы җыелыш вакытында "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Разиф Галимовка Россия профсоюзлары Советы Президиумының, аның рәисе Л.А.Миронов имзалаган Диплом тапшырылды. Шул уңайдан, бу шатлыклы вакыйгага ачыклык кертү өчен "Азнакайнефть" идарәсең Профсоюз комитеты рәисе Рәфис Хәсәновка мөрәҗәгать...

Узнан дүшәмбедә Әлмәтнең "Нефтьче" Мәдәният сараенда "Татнефть"ААҖ профсоюз оешмасының отчет - сайлау җыелышы булып узды. Менә шушы җыелыш вакытында "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Разиф Галимовка Россия профсоюзлары Советы Президиумының, аның рәисе Л.А.Миронов имзалаган Диплом тапшырылды. Шул уңайдан, бу шатлыклы вакыйгага ачыклык кертү өчен "Азнакайнефть" идарәсең Профсоюз комитеты рәисе Рәфис Хәсәновка мөрәҗәгать иттем. Ул менә нәрсә диде:

Россия Федерациясенең Нефть - газ сәнәгате һәм төзелеш хезмәтчәннәренең Бөтенроссия профсоюзлары оешмасы югарылыгында ел саен нефть һәм газ тармагына кергән оешмаларның җәйге балалар сәламәтләндерү лагерьлары арасында "Иң яхшы сәламәтләндерү лагеры"н ачыклау уңаеннан конкурс игълан ителә. Бу конкурс инде дистә еллар оештырыла. Конкурста Россия Федерациясендә булган барлык лагерьлар катнаша. Катнашу өчен вакытында тиешле материалларны, видеотасмаларны хәзерләп Мәскәүгә җибәрергә кирәк. Без ел да шулай эшлибез, ел да катнашабыз. Монда иң беренче төп таләп булып лагерь техник яктан җиһазланган, балаларның ялын оештыру өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган булу шарт. Быел безнең балаларның "Каенкай" сәламәтләндерү лагеры икенче группа (положение буенча сменага 500 урын булган) лагерьлар арасында өченче урынга лаек булды. Безнең өчен "Татнефть"ААҖ балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларының Россия күләм призлы урын алуы бер яктан зур шатлык булса, икенче яктан безнең лагерьлар техник җиһазлану ягыннан да анда ялны оештыру ягыннан да Европа югарылында буларын күрсәтә. Уйлап карасаң, Россия күләмендә нефть һәм газ чыгару компанияләре зурлыгы ягыннан безнең компаниягә караганда да шактыйлар. Аларның табышлары да, мөмкинлекләре дә безнекенә караганда күпкә зур... Бу шуны күрсәтә, безнең компания нинди генә авыр елларда да балалар турында кайгыртты, балаларның ялын оештыручы лагерьларын ташламады. Алай гына түгел, аларны саклап калырга тырышты, техник яктан ныгыту җаен тапты, елын елын да яхшы команда туплап, педогогик состав белән берлектә балаларның ялын комфорт та, онытылмаслык итеп тә оештыра алды. Аның өстенә лагерларын Европа таләпләренә туры килерлек итеп техник яктан җиһазлап, югары биелеккә күтәрде. Әлеге Диплом менә шушы тырыш хезмәткә бирелгән бәя ул.

Нәфис Әхмәт, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия күләмендә танылу