Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәркемнең үз гозере

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең 17 еллыгы уңаеннан 26 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Азнакай җирле бүлегендә барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләр, депутатлар катнашында гражданнарны кабул итүләр үткәрелә.

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең 17 еллыгы уңаеннан 26 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Азнакай җирле бүлегендә барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләр, депутатлар катнашында гражданнарны кабул итүләр үткәрелә. Безнең районда да ул оешкан төстә, халыкның активлыгы белән бара. 26 ноябрьдә азнакайлыларны район Пенсия фонды идарәсе начальнигы Ләйсән Ваһапова, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Солтанов кабул иттеләр. Алар янына килгән ике дистәгә якын райондашыбызны пенсия закончалыкларындагы яңалыклар, шәһәрнең төзеклеге, яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләре кызыксындырды.

Кичә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов кабул итүендә дә дистәдән артык кеше булды. Берәүләрне торак-коммуналь хуҗалыгына, шәһәрне төзекләндерү, ветераннар тормышына кагылышлы мәсьәләләр борчый. Шулай ук эшмәкәрлек белән бәйле сораулар да яңгырады. Әлбәттә, шәхси проблемалары белән килүчеләр дә күп булды. Аннан соң кабул итүне дәвам иткән эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Лилия Гафиева, район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов шул өлкәләргә бәйле гозерләр белән мөрәҗәгать итүчеләр белән аралаштылар, борчыган сорауларына җаваплар бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев