Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәркем үз тормышы өчен җаваплылык тоярга тиеш

Азнакай муниципаль районы иҗтимагый советының чираттагы киңәшмәсе яшүсмерләр арасында үз-үзләренә кул салу очраклары турында сөйләшүгә багышланды. Совет рәисе Лилия Әхмөдишина яшүсмерләр суицидының табигате үзенчәлекле булуын искәртте: «Бала психикасы бик нечкә, тотрыксыз һәм катлаулы система. Еш кына бала ядәм сорап кемгә мөрәҗәгать итәргә дә белми», - дип ассызыклады ул. Мәгълүмати-методик үзәк...

Азнакай муниципаль районы иҗтимагый советының чираттагы киңәшмәсе яшүсмерләр арасында үз-үзләренә кул салу очраклары турында сөйләшүгә багышланды.
Совет рәисе Лилия Әхмөдишина яшүсмерләр суицидының табигате үзенчәлекле булуын искәртте: «Бала психикасы бик нечкә, тотрыксыз һәм катлаулы система. Еш кына бала ядәм сорап кемгә мөрәҗәгать итәргә дә белми», - дип ассызыклады ул.
Мәгълүмати-методик үзәк методисты Асия Хөсәенова яшүсмерләр суицидының сәбәпләре, балаларга карата рәхимсезлек гамәлләре турында сөйләде. «Яшүсмерләр дөньяны яхшыга һәм начарга аера, аларны «я яраталар, я юк» - башкача фикер йөртмиләр, - диде ул. - Гадәттәгечә, уку елы башында һәм азагында районыбызның барлык мәктәпләрендә дә яшүсмерләр суицидына багышланган ата-аналар җыелышлары үткәрәбез. Ел саен 5-11сыйныф укучылары арасында зурлар һәм яшьтәшләре тарафыннан балаларга карата рәхимсезлек темасына сораштыру үткәрәбез». Асия Әхияр кызы кайбер массакүләм мәгълүмат чараларының яшүсмернең эчке дөньясына начар йогынты ясавын билгеләп үтте: «Кайчакта ата-ана куркыныч фильмнар, кеше җәберләү турында тапшырулар карап утыра. Янәшәсендә улы яисә кызы булуын искәрми. Бу тапшыруны карау бала өчен нәрсә белән тәмамланачагын беркем белми бит».
Азнакай үзәк район сырхауханәсенең баш табиб урынбасары Әнәс Гәрәев китергән статистик мәгълүматларга караганда, 9,4% үлем җәрәхәтләнү һәм агулану аркасында була, шуларның 39,7% - суицид очраклары. Бу елның 8 аенда 23 кеше үзен үтергән, шуларның 4 се - хатын-кыз (2 - пенсия яшендә), 18 - ир-ат, 1 - яшүсмер. «Бу югалтуларны шартлыча кисәтеп була иде. Һәркем үз тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылык тоярга тиеш», - диде Ә.Гәрәев.
Дин әһелләре гаилә кыйммәтләренең кешенең шәхес буларак үсүенә турыдан-туры бәйле булуын дәлилләде. «Гаилә җепләре өзелсә, дәүләт җимерелә», - диде православие приходы настоятеле Александр атакай. «Ата-ана баланы җәмгыятьтә үз-үзен дөрес тотарга өйрәтергә, аңарда әхлак тәрбияләргә, тормышның кадере турында сөйләргә тиеш», - дип искәртте имам-мөхтәсиб Әмирҗан Якупов. «Ныклы иман тәрбияләү - психологик мәсьәләләрне хәл итү өчен иң кулай ысул», - дип билгеләп үтте Зәңгәр мәчет имамы Нәфис Хәкимов.
Азнакай телерадиокомпаниесе журналисты Әлфия Хафизова Азнакай муниципаль районы иҗтимагый советы тарафыннан алкоголизмга каршы үткәрелә торган чаралар турында сөйләде. «Халыкка психологик ярдәм үзәге булдырырга кирәк», - дип тәкъдим итте инвалидлар җәмгыяте рәисе вазыйфаларын башкаручы Канәгать Якупова.
Киңәшмәдә зурлар өчен ышаныч телефонын оештыру; социаль яклау идарәсе каршында авыр тормыш хәлендә калган балалар белән махсус эшләүче психолог булдыру; телевидениедә социаль роликлар күрсәтү, шәһәрдә - плакатлар элү; зурлар белән әңгәмә уздыру өчен компетентлы белгечләрне чакыру турында тәкъдимнәр әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һәркем үз тормышы өчен җаваплылык тоярга тиеш