Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәркем үз милкенә үзе җаваплы

Чираттагы атналык киңәшмәне муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды һәм, традиция буенча, аны хезмәттә уңышларга ирешкән район фидакарьләрен, юбилярларны котлаудан башлады. Башка эшкә күчкән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Темирбулатовага район Советының Рәхмәт хатын һәм 2010 елгы халык санын алуда актив катнашуы өчен...

Чираттагы атналык киңәшмәне муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды һәм, традиция буенча, аны хезмәттә уңышларга ирешкән район фидакарьләрен, юбилярларны котлаудан башлады.
Башка эшкә күчкән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Темирбулатовага район Советының Рәхмәт хатын һәм 2010 елгы халык санын алуда актив катнашуы өчен Росстат медален тапшырды. Наҗәт Мәсгут улы яңа билгеләнгән җитәкчеләр белән таныштырып үтте.
Киңәшмәдә районда оператив хәл торышы турында хисап тоткан Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы И.Шакиров 9-15 июль чорында полициянең дежур частендә 300 хәбәр алынуын әйтте. Әлеге дә шул исереклек нәтиҗәсендә туган "үзара аңлашу"ларда шешәдәшләрнең бер-берсенә тән ярасы ясау очракларының артуы күзәтелә. Шәхси милеккә кул сузулар арткан. Сүз дә юк, һәркем үз милке өчен үзе җаваплы. Малны көтүгә кумыйча, яисә йортыңны саклау чараларын күрмичә, югалганны алар эзләп табарга тиеш дип җаваплылыкны полициягә аударып, җиңел генә көн күреп яту бернинди калыпка сыя торган хәл түгел. "Мәк" операциясе барышында шәхси хуҗалыкта законсыз рәвештә наркотик матдә әзерләгән һәм аны саклаган берәү тоткарлана.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айдар Шәмсетдинов ягу сезонына әзерлек мәсьәләләренә тукталды. Ул кайбер авыл җирлекләрендәге социаль объектларның инженер челтәрләре һәм пар казаннарын яңарту кирәклеген әйтте. Үчәлле авыл биләмәсе башлыгы Олег Владимировның соңгы елдагы эшчәнлекләре, хәл итәсе проблемалар турында чыгышы тыңланды.
Киңәшмәдә шулай ук районыбыз хуҗалыкларында игеннәрне урып-җыю, Азнакайның шәхси секторында суүткәргечләрне ремонтлау-тирәнәйтү, кварталларда юлларны ремонтлау эшләре барышы, Краснодар өлкәсендә каза күрүчеләргә игелек ярдәме оештыру турында мәсьәләләр хакында да сүз барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һәркем үз милкенә үзе ќаваплы