Һәркем эштән исән-имин кайтсын!
Эшкә чыгып киткәндә һәрберебез исән-имин кире өенә әйләнеп кайтуын тели. Кызганычка каршы, гаиләң урынына сырхауханәдәге авырулар янына эләгүең дә бик ихтимал. Районыбызда производство травмалары алдагы еллар белән чагыштырганда кимесә дә, бу һич тынычланырга ирек бирми. Бүген Балалар иҗаты үзәгендә узган семинарда да шул хакта әйтелде. Хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы...
Эшкә чыгып киткәндә һәрберебез исән-имин кире өенә әйләнеп кайтуын тели. Кызганычка каршы, гаиләң урынына сырхауханәдәге авырулар янына эләгүең дә бик ихтимал. Районыбызда производство травмалары алдагы еллар белән чагыштырганда кимесә дә, бу һич тынычланырга ирек бирми.
Бүген Балалар иҗаты үзәгендә узган семинарда да шул хакта әйтелде. Хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы мәсьәләләренә багышланган әлеге чарада предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, баш инженерлар, бу өлкә өчен җаваплы белгечләр катнашты.
Самара шәһәренең "Хокук" үзәге вәкилләре агымдагы елның 1 гыйнварыннан көченә кергән закондагы үзгәрешләр, аларны гамәлдә куллану, хезмәтне саклау өлкәсендәге төп таләпләр, инспекция тикшерүләрен узу тәртибе һәм аларны үткәргәндә еш очрый торган хаталар турында аңлаттылар.
- Икътисадның интенсив үсеше чорында хезмәт шартларына таләпләр дә катгыйлана, шуңа күрә без бу мәсьәләгә җитди игътибар бирергә, предприятиеләрдә хезмәтне саклау иң югары дәрәҗәдә булсын өчен бар көчебезне куярга, күзәтүне көчәйтергә тиешбез, - ди Азнакай район Советының хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызылыгы буенча белгече Рамил Гафиятуллин.
Резеда ШӘРИПОВА
Сүз уңаеннан
2014 елда районда производствода 2 кеше җитди травма алган, 1 үлем очрагы теркәлгән. Быел - 1 травма очрагы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев