Кәкре Елга авылында яшәүче, безнең өчен кадерле булган Ризванова Мәмдүрә Илкам кызына 2 октябрьдә 60 яшь тула. Аны шушы зур юбилее белән тәбрик итәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми озын гомер итүеңне телибез. Үстергән ул-кызларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның кадер-хөрмәтен тоеп, тыныч, мул тормышта яшәргә язсын.
Чәчләреңне,...

Чәчләреңне, әни, чал басса да
Күңелең көр, һаман яшь әле.
Җаның тыныч, тәнең таза булсын,
Кайгы-хәсрәт күрми яшә әле.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Рафаэль, балаларың Ләйсән, Рамил, киленең Миләүшә, оныкларың Салават, Ралина, Тимур.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев