Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Республика комиссиясе Азнакай игенчеләренең уракка әзерлеген югары бәяләде

Урып-җыю эшләренең сыйфаты иң беренче чиратта комбайннарның хәзерлеге һәм комбайнчыларның һөнәри осталыгына бәйле. Барлык инженер-техник белгечләр белән бергәләп, хуҗалыкларда комбайннарны карап чыгу уңай нәтиҗәләрен бирә, төгәлсезлекләр ачыкланып, төзекләндерергә вакыт кала. Узган атнада ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре белән берлектә урып-җыю техникасын кабул итү уздырылды. Комиссия әгъзалары "Марс", "Союз-Агро", "Таллы Бүләк",...

Урып-җыю эшләренең сыйфаты иң беренче чиратта комбайннарның хәзерлеге һәм комбайнчыларның һөнәри осталыгына бәйле.

Барлык инженер-техник белгечләр белән бергәләп, хуҗалыкларда комбайннарны карап чыгу уңай нәтиҗәләрен бирә, төгәлсезлекләр ачыкланып, төзекләндерергә вакыт кала.

Узган атнада ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре белән берлектә урып-җыю техникасын кабул итү уздырылды. Комиссия әгъзалары "Марс", "Союз-Агро", "Таллы Бүләк", "Кәримов", "Кәлимуллин", "Тукай" хуҗалыкларында булып, урып-җыю техникасының хәзерлеген тикшерделәр һәм уңай бәя бирделәр.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре дә якын-тирә районнар белән чагыштырганда безнең җирлектә урып-җыю техникасының бик яхшы хәзерлектә булуын билгеләп үттеләр. "Союз-Агро", "Марс", "Кәримов", "Таллы Бүләк" хуҗалыклары аеруча яхшы хәзерләнгәннәр.


- Урак чорында һәр минут кадерле. Шуңа да комбайннар басуда ватыла калса, ремонт бригадалары оештырылган, янгын куркынычсызлыгы максатыннан махсус техника, ашлык ташу өчен машиналар һәммәсе хәзер. Билгеле, кайбер җитешсезлекләр дә ачыкланды. Ул урыннарда кисәтүләр ясалды һәм кимчелекләр тиз арада төзәтеләчәк, - ди "Гостехнадзор" идарәсе бүлеге начальнигы Альберт Фәхразов.


Бүгенге көндә инде барлык урып-җыю техникасы да басуларда. Яхшы хәзерлектә булгач, ватылмыйча гына иген кырларын иңләрләр дигән тулы ышаныч бар.

Фото aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Республика комиссиясе Азнакай игенчеләренең уракка әзерлеген югары бәяләде