Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәрчак иминлек сагында

Тәртип сагында торучыларны, кайчан карама, эш урынында күрергә гадәтләнгән без. Аларның бәйрәмнәре, ял вакытлары да бик аз була. Бар халык ял иткән, рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачкан чакта, әлеге хезмәт ияләре җәмәгатьчелек тәртибен, безнең тынычлыкны саклый. Ләкин батырга да ял кирәк. Әнә шуны күздә тотып, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, узган атнада погонлылар...

Тәртип сагында торучыларны, кайчан карама, эш урынында күрергә гадәтләнгән без. Аларның бәйрәмнәре, ял вакытлары да бик аз була. Бар халык ял иткән, рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачкан чакта, әлеге хезмәт ияләре җәмәгатьчелек тәртибен, безнең тынычлыкны саклый.
Ләкин батырга да ял кирәк. Әнә шуны күздә тотып, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, узган атнада погонлылар өчен зур бәйрәм чарасы узды.
Районыбыз хокук һәм җәмәгать тәртибенең торышы буенча һәм криминаль яктан республикада иң тыныч төбәкләрнең берсе санала. Моны бәйрәм тантанасында катнашкан район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов та ассызыклады.
- Ва­кыт­лар узу белән ил, җәм­гыять үзгәрә, шулай ук по­лиция дә үзгәрә, - дип бил­геләп үтте ул. - Тик, хез­мәтегезнең асылы - граж­даннарның хо­кук­ла­рын, ирек­­ләрен һәм законлы мән­фә­гатьләрен сак­лау үзгәрми. Тормыш сездән даими тәвәккәллек, батырлык, эшкә бирелгәнлек сорый. Хезмәтегез зур ихтирамга лаек. Киләчәктә дә хәвефсез тормыш тәэмин итү, җинаятьләрне киметү, тәртипсезлекне булдырмау буенча тырышлык куярсыз дип ышанабыз. Җәмгыя­тебездәге тот­рыклы вәз­гыять, зур ча­ра­ларны уңышлы уздыру баш­лыча эч­ке эшләр органнары хез­мәткәрләре тырышлы­гына бәйле.
Бәйрәм бүләксез булмый. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантана да шатлыклы мизгелләргә бай булды. Полиция хезмәткәрләренең "иң-иң"нәренә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды. Озак еллар иминлегебез сагында торган ветераннарга да хөрмәт күрсәтелде.
Егетләребез район территориясендә генә түгел, илебезнең башка төбәкләрендә дә җәмәгатьчелек тәртибен саклауда уяу тора. Район эчке эшләр бүлегенең 34 хезмәткәре Төньяк Кавказда хезмәт командировкасы узды. Шушы көннәрдә дежур бүлекнең оператив дежурные, полиция майоры Айдар Шакиров һәм җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы, полиция капитаны Марат Дәүләтшин алты айга сузылган командировкадан кайтты. Хезмәттә күрсәткән тәвәккәл һәм кыю гамәлләре өчен бәйрәм көнне Айдар Шакиров "Хезмәттәге батырлык өчен" медале белән бүләкләнде.
Шәхси состав үз вазифаларын башкарганда һәлак булган хезмәттәшләрен дә искә алды, аларның истәлеге күңелләрдә тагын бер кат яңартылды. Тантанага аларның тормыш иптәшләре дә чакырулы иде.
- Һөнәри бурычларын үтәгән вакытта гомерләрен кызганмаган полиция хезмәткәрләренең исемнәрен халык еш кына белми дә кала. Тик безнең күңелләрдә алар мәңге сакланырлар, - ди эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров. Аларның истәлеген бер минут тынлык белән билгеләп үттеләр.
Сүз уңаеннан
Полиция хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмен һәр илдә диярлек билгелиләр. Дәүләт тарафыннан шәхсән билгеләнгән көнне Белоруссиядә - 4 мартта, Казахстанда 23 июньдә бәйрәм итәләр. Башка илләрдән аермалы буларак, Сингапурда полиция көне бер атна дәвамында - 3 июньнән 10 июньгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һәрчак иминлек сагында