Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районыбызда кыр эшләренә әзерлекне тикшерү буенча махсус комиссия узды

Районыбызда язгы кыр эшләренә алдан ук ныклы әзерлек эшләре бара. Традиция буенча елның-елында кыр эшләренә әзерлекне тикшерү буенча махсус комиссия оеша. Комиссия рәисе, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, аның урынбасары Наҗәт Нәгыймов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов, белгечләр, ветераннар, масссакүләм мәгълүмат чаралары катнашындагы шундый комиссия быел да ике көн...

Районыбызда язгы кыр эшләренә алдан ук ныклы әзерлек эшләре бара. Традиция буенча елның-елында кыр эшләренә әзерлекне тикшерү буенча махсус комиссия оеша. Комиссия рәисе, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, аның урынбасары Наҗәт Нәгыймов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов, белгечләр, ветераннар, масссакүләм мәгълүмат чаралары катнашындагы шундый комиссия быел да ике көн дәвамында хуҗалыкларда булып, чәчү агрегатлары, техниканың торышы, гомумән, язгы чәчүгә әзерлек белән танышты. Иң әһәмиятлесе: алар агропредприятие җитәкчеләре, белгечләр һәм механизаторлар белән очрашып, гозерләрен тыңлап, киңәш-табыш та итте. Беренчеләрдән булып, комиссия "Союз-Агро" хуҗалыгының Актүбә бүлекчәсенә юл алды. Бүлекчә җитәкчесе Хәлил Шәмсемөхәммәтов рәт-рәт тезелгән заманча, ялтырап торган техника, чәчү җайланмалары белән таныштырып чыкты. Яхшы эш шартлары, югары хезмәт хакы булгач, бирегә яшьләр дә бик теләп килә, механизаторлар командасы күпчелек егетләрдән тора. Шундый ук бик яхшы әзерлекне "Азнакай" АФ" хуҗалыгы бүлекчәләрендә күрдек. Бигрәк тә Сарлы, "1Май", татшуганлылар нык тырышкан. Агрофирмалылар соңгы елларда барлык өлкәдә дә үз уңышлары белән сөендерәләр, заманча технологияләр кулланалар, техниканы яңарталар. Менә тиздән өр-яңа алты "К -700" тракторы һәм башка техникалар кайтуын көтәләр. 2000 баш малга исәпләнгән заманча терлекчелек комплексын төзү эшләре белән дә йөриләр.

Районда гына түгел, бөтен республика күләмендә алдынгы хуҗалыкларның берсе булган "Марс"та техникасы, чәчүлек орлыгы, кадрлары - һәммәсе 100 процент әзерлектә. Монда да яшь кадрларга игътибар зур. Җитәкчеләре Рамил Зарипов аркаларыннан сөя-сөя аларның һәммәсе белән таныштырып чыкты. "Тукай" хуҗалыгы игенчеләре тырмаларын инде басуга ук чыгарып тезгәннәр. Чәчү башлангач, алтындай вакытны әрәм итмәскә исәпләре. Шулай ук "Чатыр тау", " Таллы Бүләк", "Габдрахманов Л.Г." һәм башка районыбызның алдынгы хуҗалыклары да чәчү техникасы һәм җайланмаларын әзерлек сызыгына куйганнар. Моңа кадәр тәнкыйтьләнгән "Чалпы" кебек хуҗалыкларда да быел шактый уңай үзгәрешләр күзәтелә. "Хезмәт хакларын вакытында алабыз, эш шартлары да яхшы. Алга таба да шулай гына була күрсен!" - ди механизатор Зөбәер Мәүлитов.

Тик менә "Туйкә" хуҗалыгындагы тәртипсезлек һәм хуҗасызлыкка комиссия әгъзаларының җаны әрнеде. Техника буялмаган, майланмаган, тиешле дәрәҗәдә оештыру планы юк. Ябык бинада яртылаш сазга баткан "Белорус " тракторы бөтенләй таңга калдырды. Күп кенә хуҗалыкларда ачык һавада да техника ялт итеп тора, ә монда ябык бина эчендә бит.

Очрашу вакытында агропредприятие җитәкчеләре, фермер, механизаторлар комиссия әгъзаларына үзләрен борчыган сорауларын җиткерергә дә ашыкты, ярдәм сорады:

- Эх, бер комбайн булса, башка берни дә кирәкми. Бар да бар, - ди "Габдрахманов" хуҗалыгыннан Зөфәр ага Миннеханов.

"Кәлимуллин" хуҗалыгында гомер буе механизатор булып эшләгән Рәис Әдиятуллин да: "Техникалар үзебез белән бергә картайды, Берәр яңа комбайн кирәк шул", - дип куйды. "1 Май" хуҗалыгы механизаторлары Урманай белән "1Май" авыллары арасындагы юлның бик начар булуын, ярдәм кирәклеген әйттеләр. "Союз-Агро" егетләренә исә спортзал кирәк. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәммәсен игътибар белән тыңлап, мөмкин булганның барысын да эшләргә ышандырды.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә вәзгыять һәр елдагыча быел да катлаулы. Ашламасы, техникасы, ягулык-майлау материаллары барысы да кыйммәт. Ә икмәк һәммәбезгә дә кирәк. Моңа, иң беренче чиратта, финанс кыенлыклары сәбәпче. Азнакайлылар быел рапс, көнбагыш, соя, рыжик кебек майлы; карабодай кебек кыйммәтле культуралар игүгә зур игътибар бирәләр. Комиссия составына юкка гына тәҗрибәле аксакал җитәкчеләрне сайламаганнар. Аларның акыллы киңәшләре бик тә кирәкле. "Карамалы - карабодай ягы, ул ташлы җирне ярата. Акча эшләргә кирәк!", - дип үз киңәшләрен бирде Миргасим Кәримов "Таллы Бүләк" хуҗалыгы игенчеләренә.

Быел яз иртә килә дип фаразласалар да, соңгы карлар бераз тоткарлар, ахры. Әмма озакка түгел: атна-ун көн, диләр авыл хуҗалыгы белгечләре. Язгы кыр эшләренә ныклы әзерлек, кадрларның җитәрлек дәрәҗәдә булуы, механизаторларның күңел күтәренкелеге алда торган җаваплы чәчү кампаниясен уңышлы башкарып чыгуда зур ышаныч тудыра.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Районыбызда кыр эшләренә әзерлекне тикшерү буенча махсус комиссия узды