Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районда котыру чире котыра

Берничә ел инде районыбызда хайваннар арасында котыру чиренең киң таралуы күзәтелә. Әлеге чирнең төп сөбөбе һәм беренчел чыганагы -төлкеләрнең саны арту. Котырган төлкеләр йорт хайваннарын зарарлый. Алар исә үз чиратында бу чирне кешеләргә йоктыра. 2012 елда 19 хайванның котыру чире белән авыручы теркәлгән. Авыру хайваннар белән аралашу һәм алар тешләү...

Берничә ел инде районыбызда хайваннар арасында котыру чиренең киң таралуы күзәтелә.

Әлеге чирнең төп сөбөбе һәм беренчел чыганагы -төлкеләрнең саны арту. Котырган төлкеләр йорт хайваннарын зарарлый. Алар исә үз чиратында бу чирне кешеләргә йоктыра.

2012 елда 19 хайванның котыру чире белән авыручы теркәлгән. Авыру хайваннар белән аралашу һәм алар тешләү нәтиҗәсендә 242 кеше зыян күргән.

2013 елның ике аенда гына да хайваннар котыруының 9 очрагы теркәлеп, 82 кеше алардан зарарланып өлгергән.

Котыру чире хайван тешләү нәтиҗәсендә генә түгел, ә аның селәгәе яки тиресе аша да йогарга мөмкин. Терлекләрне асрау кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә узган ел таныш хайваннардан 182, быел 67 кеше зыян күргән.

Әлеге чирдән саклану чарасы бердәнбер - вакцинация. Ел саен Азнакай район үзәк сырхауханәсе профилактика өчен препаратлар сатып ала. 2012 елда бу максатларга 608 мең сум сарыф ителсә, агымдагы елның 2 аенда 230 мең сум тотылган. Бер зыян күрүчене дәвалау 20 мең сумнан артыкка төшә.

Сырхауханә һәм Роспортебнадзор белгечләре ел саен табиб-хирурглар белән хайваннардан зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәләр үткәрәләр.

Ветеринария хезмәте котыруга каршы авыл хуҗалыгы һәм йорт терлекләренә вакцинация үткәрә.

Предприятие һәм оешмаларда, шәхси йортларда сак этләрен вакциянацияләүгә җитди карамыйлар. Мәсәлән, узган ел бары эчке эшләр бүлеге һәм СЗМН коллективлары гына сак этләрен котыру чиреннән саклау чарасын күрде. Шәхси секторда Актүбәдә - 56 эт, 30 песи, Азнакайда - 87 эт, 42 песигә прививка ясалды.

2012 елның сентябрь аеннан башлап төлкеләргә җитди ау бара. Һәр юк ителгән төлке башына 400 сум түләнде. Алга таба да бу программа дәвам итсен иде, чөнки төлкеләрнең популяциясен киметми торып, районда хәлне яхшыртып булмаячак.

И.Дружков, Роспотребнадзорның Азнакай территориаль бүлеге нчальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Районда котыру чире котыра