Район җитәкчеләре фронтовикларны туган көннәре, юбилейлары белән котлауларны дәвам итә
Илгә Җиңү алып кайткан, туган якларына әйләнеп кайткач та җиң сызганып эшкә керешкән фронтовикларга кадер-хөрмәтебезнең дә иң зурысы. Район җитәкчеләре аларны туган көннәре, юбилейлары, истәлекле даталары уңаеннан өйләренә барып котлауларны дәвам итә. Бер генә ветеран да игътибардан читтә калмый. Әле шушы көннәрдә генә район башлыгы сугыш һәм хезмәт ветераны Фәрәгать...
Илгә Җиңү алып кайткан, туган якларына әйләнеп кайткач та җиң сызганып эшкә керешкән фронтовикларга кадер-хөрмәтебезнең дә иң зурысы. Район җитәкчеләре аларны туган көннәре, юбилейлары, истәлекле даталары уңаеннан өйләренә барып котлауларны дәвам итә. Бер генә ветеран да игътибардан читтә калмый. Әле шушы көннәрдә генә район башлыгы сугыш һәм хезмәт ветераны Фәрәгать ага Галимовны 90 яше белән котлады. Якыннары аның бу бәйрәмен аеруча истә калырлык, тантаналы итү өчен тырышкан. Юбилее белән котлап, Марсель Шәйдуллин Фәрәгать агага барлык райондашлар исеменнән иң изге теләкләрен ирештерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев