Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы белән очрашу

Узган атна ахырында Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җирле телевидение коллективы белән очрашты. Очрашуның Халыкара телевидение көне алдыннан үтүе аңа тагын да әһәмият, эшлеклелек өстәде. Әйтергә кирәк, телевидение хезмәткәрләренең сорау-мөрәҗәгатьләре дә, тәкъдимнәре дә шактый җыелган булып чыкты. Сөйләшү барышында телевидениенең бүгенге көн проблемалары яктыртылды, бергәләп аларны чишү юллары эзләнде....

Узган атна ахырында Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җирле телевидение коллективы белән очрашты.
Очрашуның Халыкара телевидение көне алдыннан үтүе аңа тагын да әһәмият, эшлеклелек өстәде. Әйтергә кирәк, телевидение хезмәткәрләренең сорау-мөрәҗәгатьләре дә, тәкъдимнәре дә шактый җыелган булып чыкты. Сөйләшү барышында телевидениенең бүгенге көн проблемалары яктыртылды, бергәләп аларны чишү юллары эзләнде.
Сер түгел, Азнакай телекомпаниясе финанс кытлыгы кичерә, ә бу, үз чиратында, эшнең сыйфатында чагылыш тапмый калмый. Марсель Зөфәр улы район сулышын, аның иҗтимагый тормышын яктырткан телевидение журналистлары хезмәтенең никадәр җаваплы, тынгысыз һәм мөһим булуын әйтеп, район җитәкчелегенең коллективка кулдан килгәнчә ярдәм итәчәген белдерде. Телевидениедә халык белән "Туры элемтә", азнакайлыларны борчыган проблемалар буенча "Түгәрәк өстәл артында сөйләшү"ләр әледән-әле үтеп тора. Район башлыгы аларны тагын да сыйфатлырак, нәтиҗәлерәк итү өчен җиһазлар, аппаратура сатып алуда ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Очрашу барышында инде күптән сүнгән җирле радио эшчәнлеген кабаттан яңарту кирәклеге хакында да сүз барды.

Коллегаларыбызны һөнәри бәйрәмнәре - Халыкара телевидение көне белән ихластан котлыйбыз! Сезгә саулык-сихәтлек, гаиләләрегезгә бәхет-шатлыклар, иминлек-бәрәкәт һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез!
"Маяк" газетасы редакциясе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район башлыгы белән очрашу