Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Расиха чишмәсен күрдегезме? Яшьләрдән соң ялт итеп калды - ФОТО

​​​​​​​Мәнәвез авылындагы Расиха чишмәсен белмәгән кеше юктыр. Аның тәмле салкын суын кемнәр генә эчмидер! Әмма шушы матур чишмә буена килеп ял итеп, аның тирә-юнен пычратып китүчеләр дә табылып тора.

Шушы көннәрдә районыбызның нефть оешмасы яшьләре һәм аграр яшьләр оешмасы лидерлары, берләшеп, чишмә тирәсен җыештыру өмәсенә җыелды. Яшьләр барда, дәрт-дәрман бар, җиң сызганып эшләделәр дә, шаярышып, көлешеп тә алдылар, табигать кочагында тәмләп тамак та ялгады алар. Кыскасы, бу көнне чишмә буе аларның шат авазларыннан шаулап-гөрләп торды. Яшьләрнең бар тырышлык, күңел җылысын салып җыештыруыннан соң, Расиха чишмәсе тирәсе тагын да ямьләнеп, төзекләнеп калды. Бу изге гамәлгә чишмә үзе дә рәхмәт укып агып ятадыр. Афәрин, булдырдыгыз, егетләр, кызлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев