Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Президент Азнакайга ике трактор бүләк итте

Азнакай район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов Президент кулыннан экскаватор һәм төягеч трактор ачкычлары алды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район җитәкчеләренә коммуналь техника ачкычлары тапшырды. Алар арасында автогрейдер, кар чистарту, төягеч машиналар һәм башка төрле махсус техникалар бар. Безнең район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов Президент кулыннан экскаватор һәм төягеч трактор ачкычлары алды.

– Хәзер без системалы рәвештә техниканы алмаштырабыз. Әлеге эш алга таба да дәвам итәчәк. Бу районнарда юлларны вакытында ремонтласыннар һәм чистартсыннар, халыкка яхшы хезмәт күрсәтсеннәр өчен кирәк, — диде Рөстәм Миңнеханов тантана барышында.

– Республикада коммуналь техниканы яңарту программасы эшләвенә без бик шат. Мондый ярдәм өчен Президентыбызга аеруча рәхмәтле. Коммуналь хезмәт күрсәтү оешмаларының автопаркын яңа махсус техника белән тулыландыру  шәһәр юлларын, тротуарларны карап тоту, кыш көннәрендә аларны вакытында кардан арындыру эшләрен тагын да сыйфатлырак итеп һәм үзвакытында башкарыр өчен ярдәм итәр дип ышанадыз, – ди Наҗәт Нәгыймов.

Әлеге техника белән Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесе хезмәт күрсәтәчәк. Бүген ул шәһәр урамнарына чыгар өчен соңгы тикшерүләрне уза.

– Республика тарафыннан мондый саллы ярдәм күрсәтелү – аеруча сөенечле. Узган ел безгә “КамАЗ” машинасы кайткан иде. Быелгы ике трактор да шәһәр хуҗалыгын тәртиптә тоту өчен бик кирәк иде. Алар ярдәме белән азнакайлылар өчен уңай шартлар тудыра алырбыз һәм быел кышын урамнарны кардан чистарту җиңелрәк булыр дип уйлыйм, – ди Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесе җитәкчесе Валерий Тимиряев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев