Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Полиция хезмәткәрләре Казаннан кайтты

Узган атнада район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Казаннан командировкадан кайттылар. 27 полиция вәкиле башкалабызда ай дәвамында су спорты ярышлары буенча дөнья чемпионатында хокук тәртибе һәм җәмәгать куркынычсызлыгы сагында торды. Шатлыклы вакыйгадан хокук сакчыларының гаиләләре дә читтә калмаган. "Бу көнне түземсезләнеп көттек", - ди алар беравыздан. Шәхси состав Казанда да үзенең...

Узган атнада район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Казаннан командировкадан кайттылар. 27 полиция вәкиле башкалабызда ай дәвамында су спорты ярышлары буенча дөнья чемпионатында хокук тәртибе һәм җәмәгать куркынычсызлыгы сагында торды. Шатлыклы вакыйгадан хокук сакчыларының гаиләләре дә читтә калмаган. "Бу көнне түземсезләнеп көттек", - ди алар беравыздан.
Шәхси состав Казанда да үзенең вазифаи бурычларын намус белән үти.
- Азнакай хокук сакчылары тарафыннан алты җинаять ачылды, - ди отряд командиры Алексей Кротов.
Җәмәгать иминлеген саклауда намуслы хезмәт күрсәткәннәре өчен бу көнне бер төркем полиция вәкиленә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры
Артем Хохоринның рәхмәт хатлары, юбилей медальләре тапшырылды.
Сүз уңаеннан, бүлек хезмәткәрләре Казанда узган җәйге Универсиада, Сочида узган кышкы Олимпиада чорында да җәмәгать тәртибен саклауда катнашкан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Полиция хезмәткәрләре Казаннан кайтты