Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Петрушка шикәр чире белән авыручыларга файдалы

Безнең өчен гадәти булса да, әлеге үсемлек турында риватьләр йөри.

Петрушка турында беренче булып Борынгы Египетта искә алына. Риваятьләренә караганда, ул Озирис алласының улы Горус үтерелгәч, аның каныннан үсеп чыккан. Шуңа күрә әлеге вакыйга истәлегенә дини бәйрәмнәр оештырылган һәм анда катнашучылар петрушкадан үрелгән тәкыялар кия торган булганнар. Бу яшеллекне бары тугызынчы гасырда культивацияли башлыйлар. Аның составындагы С витамины иммунитетны көчәйтә, магний нерв системасын тынычландыра, фосфор һәм кальций – сөякләрне, фтор теш эмален ныгыта, цинк ирләр сәламәтлегенә уңай йогынты ясый, тимер анемиядән интегүчеләргә файдалы. Петрушка кандагы шикәр күләмен киметү үзлегенә дә ия. Шуңа күрә аны шикәр чире белән авыручыларга ашарга киңәш ителә. Әмма бөер, сидек куыгы авырулары, таш булганда сак булырга кирәк, чөнки петрушка көчле сидек кудыру үзлегенә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев