Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пенсияләрне софинанслауга үзгәрешләр кертелде

Быелдан пенсияләрне софинанслауга үзгәрешләр кертелде дип ишеттем. Шул хакта тулырак аңлатсагыз иде. Рузилә Сәүбанова Газета укучыбызның әлеге соравына Азнакай Пенсия фонды идарәсе белгече Гөлнара Галиәхмәтова түбәндәге җавапны бирде: - Дәүләт софинанслау программасында катнашучыларга 2015 ел тәмамланганчы, ягъни 25 декабрьгә кадәр кимендә 2000 сум акчаларын пенсиянең җыелма өлешенә күчерергә кирәк. Взносның...

Быелдан пенсияләрне софинанслауга үзгәрешләр кертелде дип ишеттем. Шул хакта тулырак аңлатсагыз иде.
Рузилә Сәүбанова
Газета укучыбызның әлеге соравына Азнакай Пенсия фонды идарәсе белгече Гөлнара Галиәхмәтова түбәндәге җавапны бирде:
- Дәүләт софинанслау программасында катнашучыларга 2015 ел тәмамланганчы, ягъни 25 декабрьгә кадәр кимендә 2000 сум акчаларын пенсиянең җыелма өлешенә күчерергә кирәк. Взносның максималь күләме - 12000 сум. Дәүләт бу акчаны икеләтә арттырып, сезнең Пенсия фондындагы шәхси счетыгызга күчерә. 2 мең сумнан кимрәк күчергәндә, дәүләт акчагызны арттырмый.
2015 елның 1 гыйнварыннан әлеге законга үзгәрешләр кертелде. Әгәр моңа кадәр пенсиянең бер тапкыр түләнә торган җыелма өлешен ел да алып булса, хәзер 5 елдан соң гына алырга мөмкин. Мәсәлән, 2015 елда өстәмә страховой взнос кертүчеләр аны 2021 елда гына ала алачак. Акчаны республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, "Электрон Татарстан" инфоматлары, кредит учреждениеләре аша күчерергә була. Ә иң җайлысы -эш урыныгызда хезмәт хакыннан взносларны тотып калып, пенсия фондына күчертү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пенсияләрне софинанслауга үзгәрешләр кертелде