Пенсия фондының Азнакай клиентлар хезмәте хәбәр итә
ҖӘМГЫЯТЬ

Пенсия фондының Азнакай клиентлар хезмәте хәбәр итә

Республиканың Пенсия фонды клиентлар хезмәтләре 1, 2, 3 ноябрьдә гадәттәге режимда, алдан язылу буенча эшли.

“Барлык хезмәтләрне гаражданинның шәхси кабинеты аша өйдән чыкмыйча онлайн гына да алырга мөмкин. Ә инде шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәк булса, шәхси кабинет яки 7-01-80 телефон номеры аша алдан язылырга кирәк”, - дип аңлатты Азнакай клиентлар хезмәте җитәкчесе Миләүшә Шәйдуллина.

Пенсияләрне почта аша алучыларга ноябрь бәйрәмнәрендә пенсияләр ял көннән алдагы эш көнендә биреләчәк. Кредит оешмалары аша түләүләрдә үзгәрешләр юк.


Нет комментариев