Пенсия фондының Азнакай Клиентлар белән эшләү бүлеге: җәйге каникул күңелле дә, файдалы да үтсен
Районның иҗтимагый тормышында да актив катнашкан Пенсия фондының Клиентлар белән эшләү бүлеге җәйнең беренче көнендә балаларны үзенә җыйды.
Биредәге заманча спорт мәйданчыгы төзелгән көннән үк шәһәрдәшләр белән төрле чаралар, спорт уеннары оештыру үзәгенә әверелгән иде. Миләүшә Шәйдуллина җитәкләгән коллектив анда үзе дә мөмкинлек туган саен спортны үз итүчеләр белән дусларча бәйгеләр үткәреп тора.
1 июнь көнне биредә шулай балалар белән зур бәйрәм оештырдылар. Малай-кызларның һәркайсы актив булып, үзләренең сәләтен, җитезлек-осталыгын күрсәтте. Әлбәттә, берсе дә бүләксез калмады. Аларны тантаналы төстә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, Клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Миләүшә Шәйдуллина тапшырдылар.
Спорт бәйрәменнән яшүсмерләр үзләренә яңа дуслар табып, күтәренке кәеф белән таралышты.
-Спорт мәйданчыгы буш тормасын, килегез, уйнагыз, спорт белән дуслык физик яктан да, рухи яктан да нык итә, чыныктыра, -дигән теләкләрен җиткерделәр бүлек хезмәткәрләре аларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев