Әлеге оешмада креатив фикерле, талантлы кешеләр эшләве хакында күп язабыз.
Бу көннәрдә алар тудырган гүзәллеккә таң калып, үзләре хакында тагын сөйләп узарга булдык әле.
Әлеге коллектив күпчелек хатын-кызлардан тора. Инде әйткәнебезчә, алар кул эшләренә берсеннән-берсе осталар. Яңа елны каршылаганда, оешманың яшьләр советы белән берлектә, кул эшләнмәләренә иҗади бәйге дә игълан иткәннәр. Биредәге белгеч-оста куллар ясаган Яңа ел фотозонасы да авангард стиелендә, бик үзенчәлекле. Фотосурәтләрне күргәч, үзегез дә шуңа инанырсыз. Ә сез киләсе елның иң тәүге, мөһим бәйрәмен ничек каршылыйсыз?
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев