Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пенсия фондында

Түләүләр арта, "бәхет хатлары" бетә Һәр яңа ел безгә нинди дә булса яңалык алып килә. Без тормыштан уңай үзгәрешләр, күңелле хәбәрләр көтәбез. Өлкөн буынны исө пенсия мәсьөлөсе бик кызыксындыра. 2013 елда Пенсия фондында нинди үзгәрешләр көтелә икөн? Әлеге сорау белән без Азнакай Пенсия фонды идарәсе начальнигы Гөлнара Садыйковага мөрәҗәгать иттек....

Түләүләр арта, "бәхет хатлары" бетә Һәр яңа ел безгә нинди дә булса яңалык алып килә. Без тормыштан уңай үзгәрешләр, күңелле хәбәрләр көтәбез. Өлкөн буынны исө пенсия мәсьөлөсе бик кызыксындыра. 2013 елда Пенсия фондында нинди үзгәрешләр көтелә икөн? Әлеге сорау белән без Азнакай Пенсия фонды идарәсе начальнигы Гөлнара Садыйковага мөрәҗәгать иттек.

-Хезмәт пенсияләре күпмегә артачак?

-Хезмәт пенсияләре 1 февральдән - 6,6% ка, 1 апрельдән якынча 3-3,3% ка артачак. Моннан тыш, эшләүче пенсионерларның хезмәт пенсиясенә ел саен август аенда исәп-хисап ясала. Ул автомат рәвештә башкарыла, моның өчен Пенсия фондына гариза язарга кирәкми. Аның күләме хезмәт хакының һәм күчерелгән пенсия взносларының күләменә бәйле. Социаль пенсияләр 1 апрельдән 5,1% ка артыр дип көтелә.

-Артым айлык акчалата түләүләргә дә кагылачакмы?

-Әйе, 1 апрельдән алар 5,5% ка артачак.

-Яшьләрне ана капиталы кызыксындырмый калмас...

- 2013 елның 1 гыйнварыннан аның күләме 408 мең 960 сум тәшкил итә.

-Страховой социаль түләүләр буенча үзгәрешләр нинди?

- Мәҗбүри пенсия страхованиесенә страховой взносның база тарифы 22% дәрәҗәсендә калды, мәҗбүри медицина страхованиесенә - 5,1%. Страховой взнослар түләнә торган еллык хезмәт хакының чиге 568 мең сум тәшкил итә. Әлеге чикне узганнардан 10% алачаклар.

-Шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр өчен еллык социаль түләүләр нинди күләмдә булачак?

-Бу төркем өчен мәҗбүри пенсия түләүләре суммасы икеләтә артачак. Ул ике минималь хезмәт хакыннан чыгып исәпләнәчәк. 2013 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакының күләме - 5205 сум. Шулай итеп, нотариуслар, адвокатлар, шәхси эшмәкәрләр һәм башка үз эше белән шөгыльләнүчеләр елга түбәндәгечә түлиячәкләр: 5205 сум х 2 х 26% х 12 = 32479,2 сум, айга - 2706,6 сум. Мәҗбүри медицина страхованиесенә тариф үзгәрмәде, елына 3185,46 сум калды. Шулай итеп, еллык социаль түләүләр 35664,66 сумга тигез булачак.

- Үзгәрешләр зыянлы производстволарга кагыламы?

-2013 елдан зыянлы һәм куркыныч производствода өстәмә тарифлар кертелде: эш урыннары 1 нче исемлеккә кертелгән хезмәткәрләр өчен өстәмә - 4%, 2 нче һәм "кече" исемлек буенча 2% түләргә туры киләчәк.

-"Бәхет хатлары" бетә дип ишеттек...

- Экономияләү максатларында Пенсия фонды моннан ары гражданнарга шәхси лицевой счетларының торышы турында хатлар җибәрмәячәк, чөнки конвертлар, хатларны бастыру, почта чыгымнары 3 млрд. сумга баскан. Аннан соң, хәзер пенсия счетларын бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша (www.gosuslugi.ru) карарга мөмкин. Бик кирәк булганда, Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итеп, шәхси мәгълүматларны кәгазьгә чыгартырга була.

- Пенсияләргә өстәмә дәүләт ярдәме сакланачакмы?

-Әлбәттә. Әлеге Программада катнашу өчен 2013 елның 1 октябренә кадәр Пенсия фонды идарәсенә гариза язарга һәм үз акчагыздан беренче взносны кертергә кирәк. Аның күләме елга 2 мең сумнан ким, 12 мең сумнан артык булмаска тиеш. Взносларны ай саен бүлеп яки берьюлы, үз предприятиегезнең бухгалтериясе яки теләсә-кайсы банк аша күчереп була. Программа гражданин беренче взносын керткәннән соң 10 ел дәвамында гамәлдә булачак.

Тулырак мәгълуматны Төзүчеләр ур., 10 адресы яки 7-01-80, 7-00-01 телефоннары буенча алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пенсия фондында