Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Паспорт югалту юньлегә түгел

Гел уйламаган җирдән килеп чыккан кредитның тарихы әлеге дә баягы шул паспорт югалтудан башлана. Ул мошенник кулына эләксә, Сезнең берничә кредит "хуҗасы" булуыгызга гаҗәпләнәсе дә юк. Шуңа күрә дә паспортыгызны югалткансыз икән, тиз арада бу хакта полициягә гариза язарга кирәк. Шомафыйлар чит паспорт белән кредит алуның әллә никадәр юлларын белә....

Гел уйламаган җирдән килеп чыккан кредитның тарихы әлеге дә баягы шул паспорт югалтудан башлана. Ул мошенник кулына эләксә, Сезнең берничә кредит "хуҗасы" булуыгызга гаҗәпләнәсе дә юк. Шуңа күрә дә паспортыгызны югалткансыз икән, тиз арада бу хакта полициягә гариза язарга кирәк.

Шомафыйлар чит паспорт белән кредит алуның әллә никадәр юлларын белә. Шуларның иң кулланылганы: документ хуҗасына охшаш кеше табу яки аның фотосы урынына башка кешенең, үзенең фотосын ябыштыру. Тагын бер вариант - кредитны чит исемгә алу, бу очракта паспортның күчермәсе кулланыла. Монда банк хезмәткәрен төп нөхсә булуы, әмма ниндидер сәбәпләр белән аны алып килеп булмавына ышандыралар яисә аны матди кызыксындырып, үз якларына аударалар. Хәер, ул "үз кеше" икән, төп нөхсә барлыгына ышандырып торасы да юк, күчермә дә җитә.

Күптән түгел генә Азнакай шәһәр судында, бер банкның матди зыянны кайтарып алу турындагы гаризасы нигезендә, шундый төр җинаять кылынуы белән бәйле эш каралды. Эш материалларыннан күренгәнчә, җавап тотучы А.Зарипова банкта чит кеше - С.Вәлиева паспорты белән, аның исеменә 85395 сум алу өчен ялган кредит килешүе төзи. Килешү төзелгәннән бирле ул бернинди түләү кертми. Суд банкның таләбен урынлы дип тапты һәм А.Зариповадан 85395 сум акчаны кире кайтарып алу турында карар чыгарды.

Әнә шулай кредит шомафыйлары да очрап тора, шуңа да барыбызга да игътибарлы булырга, документларны җыеп йөрергә, мондый мошенникларга каршы бергәләп көрәшергә, уяу булырга кирәк

Элина Галеева, судья ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Паспорт югалту юньлегә түгел