Елның иң матур фасылы. Тирә-юньдә чәчәкләр хуш исе. Ничек бүлмәләрдә түзеп ятмак кирәк! "Өмет" үзәгенең Чалпы авылындагы социаль-тернәкләндерү бүлегендә сәламәтлекләрен ныгытучылар якындагы паркка сәяхәт кылдылар. Мәдәни чаралар оештыручы Әмирә Гәрәева паркының тарихы белән таныштырды. Менә дүрт дистә елдан артык биредә Сабантуйлар, спорт ярышлары уздырыла. Агач-куакларның нинди генә юк! Өлкәннәр үсемлекләрнең...
Елның иң матур фасылы. Тирә-юньдә чәчәкләр хуш исе. Ничек бүлмәләрдә түзеп ятмак кирәк! "Өмет" үзәгенең Чалпы авылындагы социаль-тернәкләндерү бүлегендә сәламәтлекләрен ныгытучылар якындагы паркка сәяхәт кылдылар. Мәдәни чаралар оештыручы Әмирә Гәрәева паркының тарихы белән таныштырды. Менә дүрт дистә елдан артык биредә Сабантуйлар, спорт ярышлары уздырыла. Агач-куакларның нинди генә юк! Өлкәннәр үсемлекләрнең шифасы турында да сөйләштеләр. Соңыннан аларны җыйдылар да. Сәяхәтебез әнә шулай күңелле һәм файдалы узды.
Алсу Бадыйкова, социаль эш буенча белгеч
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев