Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Парк ретриты» азнакайлыларның тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә

Чалпы авылында эшләп килүче «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-реабилитация бүлегендә 2022 елдан бирле «Парк ретриты» технологиясе уңышлы кулланыла.

"Парк ретриты" - реабилитация бүлекчәләрендә тәрбияләнүчеләрнең тормыш сыйфатын уңай үзгәртер өчен билгеләнгән психологик ысул. Максатлы төркемгә ялгызлыкка бирелүчән, ярсучан һәм борчулы социаль хезмәтләр алучы кешеләр керәләр. Дәресләрне гадәттәгечә учреждение психологы үткәрә.

"Парк ретритының өстенлекле формасы - ул парк буйлап җәяүле экскурсияләр үткәрү. Чираттагы чарабыз 8 августта узды. Тәрбияләнүчеләр җәйге табигатьнең матурлыгын күзәттеләр, төрле кош тавышларын тыңлап, чәчкә исләренең күптөрлелеген тоемлап, алар җаннарына искиткеч рәхәтлек алды. Экскурсиядә катнашучыларның күбесе җәяү йөргәндә киеренкелекнең бетүен, психоэмоциональ халәтнең уңай якка үзгәрүен ассызыкладылар. Димәк, бу -  әлеге психологик ысулны куллануның уңай нәтиҗәсен раслый” -дип сөйли социаль-реабилитация бүлеге психологы Ләйсән Газиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев