Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пар канатлар кавышулар насыйп итсен

Яңа елны каршылаганда һәркайсыбыз куанычлы хәбәрләр, яхшы яңалыкларга гына өмет итә һәм инде нинди дә булса могҗиза булуын да көтә. Ә ул могҗизаны гадәттә без үзебез үк ясыйбыз да. "Пар канатлар клубы" да Яңа елны каршылаган бу көннәрдә моңарчы парларын тапмаган ялгызаклар өчен могҗизалы шундый кичә оештырырга булды. Үзара аралашу,...

Яңа елны каршылаганда һәркайсыбыз куанычлы хәбәрләр, яхшы яңалыкларга гына өмет итә һәм инде нинди дә булса могҗиза булуын да көтә. Ә ул могҗизаны гадәттә без үзебез үк ясыйбыз да.

"Пар канатлар клубы" да Яңа елны каршылаган бу көннәрдә моңарчы парларын тапмаган ялгызаклар өчен могҗизалы шундый кичә оештырырга булды. Үзара аралашу, уен-көлке, күмәк биюләр белән бик күңелле барды ул. Максатыбыз - бирегә җыелган шушы 35 кешене бер-берләре белән таныштыру, дуслаштыру иде. Әлбәттә, арада ярларын табып кавышырга теләүчеләр дә булыр, дигән өмет тә бар иде.

Аларны бер-берләре белән алданрак тутыртылган анкеталары аша таныштырдык. Чәй өстәле артында барган әңгәмәдән һәммәсе канәгать калды. Бу кичә әнә шулай күңелле бер бәйрәмгә әверелде. Кунакларның күбесе телефоннарын, адресларын алыштылар.

Сер түгел, арада бер-берен ошаткан парлар да табылды. Аларга концертка чакыру билеты һәм истәлек бүләкләре тапшырдык.

Клубка җыелучылар мондый очрашу кичәләрен тагын да оештыруыбызны сорап таралыштылар.

Үзенә тиң парны әлегәчә таба алмый йөрүче райондашларны "Пар канатлар" клубында көтеп калабыз. Сезнең теләк буенча, мондый очрашулар алга таба да дәвам итәчәк, ЗАГС бүлегенә мөрәҗәгать итүегезне көтәбез. Яңа елда яңа кавышулар күп булсын, яшь гаиләләребе тагын да артып торсын!

Лена Гыймаева, "Пар канатлар" клубы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пар канатлар кавышулар насыйп итсен