Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Остазларның остазы

Сигезьеллык авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, без Азнакай 1 нче мәктәбенә урта белем алырга килдек. Беренче линейка һич хәтеремнән чыкмый. Төрле авыллардан җыелган балалар рәтләргә тезелеп торабыз. Фамилияләрне атап, безне сыйныфларга бүләләр. Минеке дә яңгырады, әмма авылы башка иде. Аптырап калдым. Бар да классларга таралышып бетте. Күздән яшьләр тәгәрәп төшәргә тора....

Сигезьеллык авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, без Азнакай 1 нче мәктәбенә урта белем алырга килдек. Беренче линейка һич хәтеремнән чыкмый. Төрле авыллардан җыелган балалар рәтләргә тезелеп торабыз. Фамилияләрне атап, безне сыйныфларга бүләләр. Минеке дә яңгырады, әмма авылы башка иде. Аптырап калдым. Бар да классларга таралышып бетте. Күздән яшьләр тәгәрәп төшәргә тора. Директор янына барып, билгеләнми калуымны әйттем. Ул мине 9 нчы «В» сыйныфына җитәкләп диярлек кертеп утыртты.
Аннан тулай торакка урнаштык. Монысы үзе бер дөнья. Һәр кичне директор килеп, тәртипне тикшерә, хәлебезне белешә. Сыйныф җитәкчесен икенче әнигә тиңлиләр, ә директор безнең өчен икенче әти булды. Шулкадәр бала өчен җаваплылык алырга зур йөрәк кирәк, чөнки без тугызынчылар гына да ул чакта биш сыйныф идек.
Самат Усманов әнә шулай күңелгә таләпчән, әмма олы йөрәкле директор булып кереп калган. Кече кызыма да ул җитәкләгән 7 нче мәктәптә белем алырга туры килде. Гомумән, районыбыз һәм шәһәребездә я үзе, я баласы аңарда яки ул җитәкләгән мәктәпләрдә белем алмаган кеше сирәктер.
Самат Усманов 1958 елда Азнакай 1 нче мәктәбенә физкультура укытучысы булып кайта. Педагогия институтында ук факультетның комсомол секретаре булган егетне бер елдан соң ВЛКСМ район комитетының икенче секретаре итеп сайлыйлар. 1977 елда хезмәт юлын башлаган мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Шәһәрдә яңа мәктәпкә ихтыяҗ тугач, аны нигез ташыннан ук үзе күтәрешкән кеше ул. 7 нче мәктәп районда яңа алымнар белән укытуга күчкән беренче гимназия булды. Матди-техник базаны ныгытуга, тәҗрибәле коллектив туплауга зур көч куя директор.
Белем һәм яхшылык орлыклары чәчүчеләр диләр укытучылар турында. Бу сүзләр биш дистә елга якын гомерен үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Самат Усмановка бик тә туры килә. Аның тырыш хезмәте күпсанлы дәрәҗәле бүләкләр белән билгеләнә. Халык мәгарифе отличнигы исеме - эшенә хөкүмәтебез биргән зур бәя.
Сугыш чоры баласы буларак, яшьтәшләре кебек авырлыклар күреп, кечкенәдән чыныгып үсә ул. Бүген дә 7 нче мәктәптә иң көтеп алынган кунак. Класс сәгатьләренә, бәйрәмнәргә еш чакыралар. Сигезенче дистәсен түгәрәкләүче ветеран, чал чәченә ак түбәтәен киеп, төп-төз атлап килеп керер. Көр тавышы белән сәлам бирүгә, үтә таныш чалымнарны элеп, якын туганын күргәндәй, стеналарга кадәр сөенеп куяр.
Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Остазларның остазы