Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Осталарыбыз, остазларыбыз

Ильмира Гәрәеваның мәшгульлек үзәгендә эшләвенә быел 23 ел була. Халыкны эшкә урнаштыру бүлегенең әйдәр инспекторы ул. Мәшгульлек хезмәтенең башында торган белгечләрнең берсе. ТР Социаль яклау һәм мәшгульлек министрлыгының Атказанган хезмәткәре, бик күп Мактау грамоталарына ия. -Туксанынчы еллар башында безнең якларга Урта Азия республикаларыннан күпләп халык күченеп кайтты, качак статусындагылар да...

Ильмира Гәрәеваның мәшгульлек үзәгендә эшләвенә быел 23 ел була. Халыкны эшкә урнаштыру бүлегенең әйдәр инспекторы ул. Мәшгульлек хезмәтенең башында торган белгечләрнең берсе. ТР Социаль яклау һәм мәшгульлек министрлыгының Атказанган хезмәткәре, бик күп Мактау грамоталарына ия.

-Туксанынчы еллар башында безнең якларга Урта Азия республикаларыннан күпләп халык күченеп кайтты, качак статусындагылар да байтак иде. Аларның тормышларын җайлап җибәрү, пособиеләр билгеләү, эшкә урнаштыру безнең бүлеккә йөкләнде. Районда бу максаттан махсус программа да кабул ителде. Күпләре авыл җирлекләрендә төпләнде. Аннары инде үзгәртеп корулар чорында оешма-предприятиеләр ябылды, штатлар кыскарту башланды, - дип искә ала ул елларны Ильмира Зиннур кызы. - 1996-97 елларда 2шәр мең кешегә хезмәт күрсәттек. Шунсы куанычлы, хәзерге икътисады тотрыксызлыктан зарлансак та, эшсезләр саны елдан-ел кимүгә бара.

Әйдәр белгеч Рүзилә Газизова мәшгульлек үзәгенә эшкә моннан 24 ел элек килә. Ул чакларда аңа фондка түләү күчерүләре белән эшләргә туры килә. Бөтен төр пособиеләр, стипендия, матди ярдәм... - барсы да аның кулы аша үтеп, зур җаваплылык йөкләнә.

-Рүзилә Мөхәммәт кызы кебек үз эшен төгәл башкарган, аны яхшы белгән кешеләр белән эшләве җиңел дә, ышанычлы да, - ди үзәк директоры Лилия Гафиева. -Аның артыннан бернинди тикшерү-анализ таләп ителми, чөнки һәр нәрсәнең төгәл, җиренә җиткерелеп башкарылуын белеп торасың. Саннар дөньясында оста гизгән, төгәл ханымның мәдәният-сәнгатькә гашыйклыгы да сокландыра. Ул коллектив катнашкан районкүләм чараларда иң активларның берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Осталарыбыз, остазларыбыз